«ҺӘР ТАРАФТА – БЕР МОГҖИЗА»

«Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне Кәгъбәтуллага юнәлдер. Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән гафил түгел». (Коръән, Бакара сүрәсе, 149нчы аять.)

Ә нәрсә соң ул Кәгъбәтулла? Нинди серләр яшерелгән анда? Һәм ни өчен һәрбер мөселман кешесе, үз гомерендә бер тапкыр булса да, мөмкинлек табып, Кәгъбәтулла янына сәфәр кылырга, шунда Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп кайтырга омтыла?

Исламның 5 баганасы

Ислам дине турында аз гына хәбәрдар булган һәркем беләдер: аның биш мәҗбүри баганасы (шарты) бар. Алар: 1) «Лә-ә иләһә илләлЛәһү Мүхәммәдү расүллүллаһ», – дип Аллаһыга вә Аның пәйгамбәренә иман китерү; 2) намаз уку; 3) ураза тоту; 4) малыңнан зәкят бирү; 5) матди мөмкинлеге һәм сәламәтлеге булганнарга – Хаҗ кылу.

Күргәнегезчә, Хаҗ кылу – мәҗбүри куелган шарт та түгел, ә бәлки – мөмкинлеге булганнарга гына. Ләкин бик күпләр бу мөмкинлекне ничек тә табарга, Изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә барып, әлеге гамәлне үтәргә тырыша.

Кәгъбәтулла

Кәгъбәтулла үзе 12,05 м биеклектәге куб формасындагы мәчет. Ул, кечкенә генә корылма булып, бик борынгы заманнардан башлап, Адәм, Ибраһим, Исмәгыйль (г.с.) һәм Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрләр тарафыннан төзелгән һәм төзекләндерелгән. Әл-Харам мәчете уртасындагы бу бинаның эченә беркем кереп йөрми, Хаҗның бер гамәле буларак, хаҗилар аның тирәли җиде тапкыр таваф кылалар (догалар укып, әйләнеп йөриләр). Кайбер чыганакларда язылганча, Кәгъбәтулланың эчендә бер-берсеннән 2,35 м ара калдырып урнашкан 3 колонна, ишектән уң якта түбәгә юнәлтелгән баскыч бар, аңа пәрдә белән капланган «Бабу-т-тәүбә» (тәүбә ишеге) аша керәсе. Эчке диварлар һәм түшәм төрле аятьләр язылган төсле мәрмәр белән тышланган. Диварларны каплап торган пәрдәләргә (озынлыгы 7.5 м) бернинди тузан, яңгыр, кояш нуры үтеп кермәгәнлектән, аларны 3-5 елга бер тапкыр гына алыштыралар. 1403 елдан башлап, ул тукыма Мәккә фабрикасында җитештерелә. Кәгъбәнең ишегенә дә бу изге йортның илаһи яратылышын раслаучы изге Коръән аятьләре тезеп язылган.

Кәгъбәтулланың тагын бер сере – аның көньяк өлешендәге Кара таш. Ул Җәннәттән төшерелгән һәм Кәгъбәтуллага иң элек Ибраһим г.с. тарафыннан, соңыннан, бинаны кабат үзгәртеп корганда, Мөхәммәт (с.г.в.) куллары белән урнаштырылган, диелә. Таваф кылу шунда башлана һәм шунда тәмамлана. Һәрбер хаҗи аның янына барып җитәргә, кагылырга, үбәргә тырыша. Ләкин, халык агымы бик тыгыз булганлыктан, анда керү бик авыр. (Мин үзем, Мәккәдә ике тапкыр булып һәм берничә мәртәбә таваф кылып та, анда барып җитә алмадым.)

Мәккәдә кунаклар кимеми

Аларны Аллаһ кунаклары дип атыйлар. Олы Хаҗ кылу елга бер вакыт – Зөлхиҗҗә аенда гына булса да, бирегә ел әйләнәсе Гомрә хаҗы кылырга да килеп торалар. «Аллаһы Тәгалә кабул иткән Хаҗның әҗере – Җәннәт. Ә Гомрә – монысына кадәр кылынган Гомрәдән соңгы гөнаһларны юа», – диелә бер хәдистә (Мөслим). Әмма шунысы да бар: Хаҗга барыр алдыннан, кеше үзе рәнҗеткәннәрдән гафу үтенергә, васыятьләрен әйтеп, чиста күңел белән китәргә тиеш. Хаҗ вакытында никадәр итагатьле булырга кирәклеген инде сөйләп торасы да юк!

«Хактыр ки, кешеләргә гыйбадәт өчен салынган өйнең иң әүвәле – Мәккәдәге Кәгъбәтуллаһтыр... Анда ап-ачык аятьләр, Ибраһим г.с.нең аяк эзләре бар. Анда кергән кеше иминлектә булыр», – диелә Коръән Кәримдә («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 96-97нче аятьләр).

Әл-Харам мәчете чикләрендәге Сафа һәм Мәрвә таулары арасында йөргәндә, хаҗилар, яңа туган улы Исмәгыйльне калдырып, шушы таулар арасында йөгереп су эзләгән Хаҗәр анабызны искә алалар, дога-теләкләрен укып, Зәм-Зәм чишмәсенең суын эчәләр. Олы Хаҗ вакытында Минә үзәнлегендә палаткаларда яшиләр, Гарәфә тавында торып, намазлар укыйлар, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, дога кылалар. (Шул чагында Аллаһы Тәгалә: «Гаделсезлек кылучылардан башкаларның догаларын кабул иттем», – ди.) Палаткалардан чыгып китеп, хаҗилар өч көн рәттән Җамарат дигән урынга барып, шайтанга таш ату йоласын үтиләр.

Казаныбыз бүгенге көннәрдә Универсиада ярышлары халәтендә яши. Без аңа никадәр әзерләндек, дулкынландык, борчылдык. Даими төзелешләр, юл өзеклекләре эчебезне пошырды. Күз алдына китерегез: Мәккә халкы һәрвакыт кунак кабул итү халәтендә. Хәзерге вакытта анда да төзелешләр, төрле реставрацияләр бара. Кешеләргә иркенрәк булсын өчен, Әл-Харам мәчете чикләре киңәйтелә. Җирле халык исә, хаҗиларга хөрмәт күрсәтеп, аларга әле пешергән ризыкларын, әле сөт-катыгын, салкын суларын тәкъдим итә. Игътибар итегез: биредәге тау-таш арасында, чиксез эссе, коры климатта салкын судан да кадерлерәк сый юк! Сыен китергән җирле халык хаҗилардан үзләре өчен дога кылуны гына сорыйлар.

Нур тавы

Ике ел элек Олы Хаҗны кылган чагымнан бер үкенечем калган иде: Пәйгамбәребез с.г.в.гә Коръән иңә башлаган Хира мәгарәсе белән мәгълүм Нур тавына менә алмадым! Быел ничек тә шул теләгемне тормышка ашырырга булдым. Әл-Харамда иртәнге намазны укып чыгуга, такси тотып, тауга юнәлдек. (Юлдашларым – олы яшьтәге Фәтхия апа белән Тәнзилә апа.) Кояш чыкканчы күтәрелү – һәрхәлдә, җиңелрәк буласы. «Иптәш» итеп, тау итәгендә таяклар сатып алдык. Әйтү генә җиңел икән, менеп-төшкәнче, ике-өч сәгать узгандыр. Ярый әле, юлны бераз җиңеләйтеп, баскычлар ясаганнар, кайбер урыннарын төзәткәләп-цементлап торучы гарәпләр дә очрады. (Рәхмәт яусын аларга!) Төрле биеклектә садака сорап ятучы гарип-горабалар да бар (ничек менгереп куйганнардыр үзләрен?) Өстәвенә, менүчеләрдән ризык теләнеп утыручы маймыллар гаиләсе! Белгән булсак соң?! Үч иткәндәй, сумкаларыбызда судан башка берни юк иде.

«Алып менеп китте дип, миңа рәнҗемәгез инде», – дим апаларга. Әмма күңелебез булды. Хира мәгарәсен үз күзләребез белән күреп, икешәр рәкәгать намаз укып төштек. Соңыннан безгә Мәккәдә укучы якташыбыз Габдрахман Галәветдин анда менүнең һич тә мәҗбүри түгеллеген әйтте. Булсын, күңел канәгатьлеге дигән нәрсә дә бар бит әле.

Мәдинә

Пәйгамбәребез с.г.в.нең Мәккә мөшрикләреннән качып, һиҗрәт иткән (күчеп киткән) Мәдинә шәһәре – Мәккәдән 450 чакрым ераклыкта. Ул анда гомеренең соңгы ун елын яшәгән һәм кабере дә шунда. Шулай ук Харам исемен йөрткән искиткеч зур һәм матур Нәбави мәчетендә хаҗилар көнгә биш вакыт намаз укый. Хаҗиларны Мәдинә янындагы Ухуд тавына (анда гафу ителмәслек ялгышлары аркасында Пәйгамбәр (с.г.в.) гаскәре мөшрикләр тарафыннан җиңелгән), Пәйгамбәрнең Мәдинәдә үзе салышкан беренче мәчете Кубага, Кыйблатәйн, Җомга мәчетләренә, хөрмә эшкәртү фабрикасына экскурсиягә алып бару гадәткә кергән. Безне Казаннан алып киткән җитәкчебез Линур хәзрәт тә төркемебезне ул юллардан йөртеп кайтарды.

Мәккә-Мәдинә юлларындагы һәр тараф, һәр тау, һәрбер урынның гаҗәеп тарихы, алар белән бәйле искиткеч вакыйгалары бар.

Сезнең инде, мөгаен, андагы балалар турында ишетәсегез киләдер. Алар да шулай ук мәктәпләрдә укый. Инглиз теленә игътибар зур икәнлеге күренә. Шулай бервакыт мәктәптән кайтып килүче 10-11 яшьләрдәге кыз балалар безгә кычкырып инглизчә сәлам бирде. Сөйләшә генә алмадык. Өсләрендә – тездән түбәнрәк озынлыктагы куе яшел форма күлмәкләре, чәчләре бантиклап үрелгән, хиҗап-мазар кимәгәннәр. Кечерәкләр кара киемле әниләренә ияреп йөри. Мәктәпкә баручы яшүсмер малайлар исә дәреслекләрен намазлыкларга төреп тотканнар. Ир балалар әтиләре белән бергә мәчетләрдәге җомга намазларын калдырмый.

Мәккәдән Мәдинәгә барганда, төркем-төркем укучыларның, чүл юллары буйлап, алда күренгән бистә тибындагы авылга мәктәпкә җәяүләп баруларына юлыктык. Ә үзләре ул чүлнең кайсы урыннарыннан чыкканнардыр – безгә нәмәгълүм...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2480
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2316
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1963
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019