Логотип Идель
Ялкын

"РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ НАИЛӘ ГӘРӘЕВАНЫ ОРДЕН БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘДЕ"

18 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәевага "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Әлеге   бүләккә артистка «Озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлеге һәм татар театры сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен" лаек булды.


Орденны тапшыру тантанасы ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Анда шулай ук Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сафаров, Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театрның директоры Илфир Якупов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага озак еллар Республикабызга хезмәт итүе өчен олы рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлек, алга таба да иҗади уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, бүген 19.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була. Кичәдә тиздән премьерасы булачак “Исәнме, улым!” спектакленнән өзек тә күрсәтелә.
Артистка хакында:
               Гәрәева Наилә Хәким кызы 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университеты мөгаллимәсе.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967), Татарстанның халык артисты (1976), Россиянең атказанган артисты (2010).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев