Логотип Идель
Ялкын

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «ИНФРАСТРУКТУРА ҺӘМ ЭШ УРЫННАРЫ БУЛУ ЯШЬЛӘРНЕ АВЫЛДА КАЛДЫРЫРГА МӨМКИНЛЕК БИРӘ»

5 нче август көнне Татарстан республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов Әлки һәм Спас районнарында булып кайтты. Эшлекле сәфәр вакытында, Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләре барышын һәм Республика президент программасы буенча төзелгән социаль объекларнын тикшерде.

Әлки районында Рөстәм Миңнеханов«Красный Восток» агрохолдингы һәм «Хузангаевский» авыл хуҗалыгы кооперативын карап чыкты. Урып-җыю эшләре биредә экваторга якынлаша икән инде, кырларда 90 комбайн эшли, барлыгы 40 мең тоннадан артык  ашлык җыелган. Быел Әлки районы кукуруз көнбагыш җыю буенча Республика күләмендә беренчелккә чыгар дигән өмет бар. 

Урып-җыю эшләре, ягулык белән тәэмин итү һәм техниканың төзеклеге турында Татарстан лидеры җирле агрария белән очрашу вакытында сөйләде. Очрашу вакытында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товарларын  авыл кибетләренә кайтару, махсуслаштырылган кибет ачу идеясе яңгырады. Рөстәм Миңнеханов әлеге фикер белән тулысынча килеште һәм бик уңай кабул итте. «Бу - сату-алудан куркынычсызлык гарантиясе. Шуңа өстәп, бу керем дә әле. Күп кешеләрнең азык-төлекне зур кибетләрдән түгел, ә җитештерүченең үзеннән алырга теләүләре дә гаять мөһим,» - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Лидеры Түбән Колчурино авылында Республика президент прогрраммасы буенча төзелгән 100 урынлы мәдәният йортының ачылу тантанасында да катнашты. Бәйрәм вакытында Рөстәм Миңнеханов мондый чараларның һәр авыл, һәр торак пункт өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Мәдәният йорты, кибет, яхшы юллар һәм эш урыннары булу яшьләрне авылда калдырырга мөмкинлек бирә,» - диде ул.

Хузангай авылында күз хирургиясе буенча районара үзәк үз эшен башлап җибәрде. Әлеге объект шәхси-дәүләт партнерлыгы ярдәмендә оешкан һәм республикабызның Кама аръягының ерак авылларында һәм районнарында яшәүче кешеләрне тиешле медицина белән тәэмин итүне үзмаксат итеп куйган.  Комплекс заманча технологияләр белән тәэмин ителгән һәм теләсә нинди авырлыктагы операцияләр ясау мөмкинлегенә ия. Үзәк җитәкчеләре әйтүенчә, биредә елга  1-1,5 мең операция ясалачак.

Рөстәм Миңнехановның Спас районына эшлекле сәфәре кырларны карау һәм Болгар икмәк кабул итү оешмасына барудан башланды. Биредә 48 кеше эшли икән, елга 30 меңнән артык тонна ашлык кабул ителә һәм эшкәртелә. Сентябрьдә биредә көнбагыштан үсемлек мае алау цехы ачылачак.

Татарстан Лидеры Болгар шәһәрендә "Дулкын" йөзү бассейны һәм тренажер залы ачылышында катнашты. Биредә балалар өчен уен бүлмәсе, тренерлар өчен махсус бүлмә, сауна, медицина хезмәткәрләре, тренер бүлмәләре һәм инвентарь саклау урыны бар. Бинаның гомуми мәйданы – 2915 кв. м.

«Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты көннәрендә безнең шушындый комплекс ачып җибәрүебез бик матур күренешю, -  диде Рөстәм Миңнеханов. - Йөзү – һәр яшьтәге кеше өчен иң әйбәт спорт төре. Бирегә яшьләрнең дә, олыларның да күп йөрүен һәм аларның төрле спорт чараларында актив катнашуларын телибез».

[gallery size="medium" ids="2338,2337,2336"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев