«РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «БЕЗНЕҢ НИГЕЗ - БУ ҖИРДӘ ЭШЛӘҮЧЕ ҺӘМ ЯШӘҮЧЕ КЕШЕЛӘР»

29 нчы июль көнне Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Норлат, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама районнарында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Сәфәр вакытында Татарстан Лидеры кыр эшләрен күзәтте һәм авыл хезмәтчәннәре белән аралашты.

Искәртеп үтәргә кирәк: бүгенге көндә Татарстан - күпчелек икътисади мәсьәләләр һәм авыл хуҗалыгы буенча Россиянең алдынгы регионы санала. Республика җитәкчелеге ярдәме белән, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре татарстанлыларны барлык продукция белән тәэмин итә ала.

Рөстәм Миңнеханов һәр өч районның кырларын карап чыкты һәм механизатор, инвестор, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар оештырды, урып-җыю эшләренең темплары турында сөйләште. Очрашу барышында билгеле булганча, урып-җыю эшләре белән бәйле бернинди авырлыклар да юк, барлык эшләр дә үз вакытында үтәлеп бара. Татарстан Лидеры исә һәр көннең, һәр мизгелнең файдалы узуын теләп калды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республикакүләм президент программаларының үтәлеше һәм 13 сентябрьдә булачак Бердәм сайлау көненә әзерлек белән кызыксынды.

Эшлекле сәяхәт вакытында Республика Лидеры Югары Уратма һәм Караул Тавы авыллары мәдәният йортлары ачылу тантанасында да катнашты. Рөстәм Миңнеханов “Авыл клублары” программасының республикада инде дүртенче ел тормышка ашырылуын искәртеп узды. "Республикада утызлап программа тормышка ашырыла, аларның күбесе эшли, шул исәптән авыл халкы өчен. Безнең нигез – ул җир, әлеге җирдә яшәүче һәм эшләүче кешеләр, ә безнең бурыч – алар өчен шәһәрдә булган шартлар тудыру", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Яңа Чишмә районының Черемухово Бистәсендә Татарстан лидеры яңа мәктәп төзелешен карады. Әлеге мәктәп республика казнасыннан финансланган 56, 43 миллон сум, федераль бюджеттан бүленгән 14,3 миллион сум акчага төзелә. 100 балага исәпләнгән мәктәп быел 1 сентябргә ишекләрен ачар дип көтелә.  Республика президенты программасы кысаларында Татарстанда ел дәвамында барлыгы 13 мәктәп сафка басар дип ниятләнә.Икътисади шартларга карамастан, республикада бюджет хисабыннан башкарыла торган 30 уникаль президент программасы эшләвен дәвам итә.

Эшлекле сәфәргә нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов "Урып-җыю эшләре башланды, техника эшли, ягулык бар, кешеләрнең  кәефе яхшы. Социаль объектлар, мәктәп, мәдәният йорты, юллар төзелеше билгеләнгән план буенча бара. Мин барысыннан да кәнәгать", - дип белдерде.

[gallery size="medium" ids="2178,2179,2180,2181"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 февраль 2020 - 09:47
    КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды.
    2851
    3
    32
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:17
    ИКЕ УЛЫМ Фидаилның хәле чыннан да бик кызганыч иде. Кырык ике яшендәге сөлектәй ир эчәгенә ясаткан операциядән соң беткән, ябыккан иде. Өч ай буена урында ятып как сөяккә калган иде. Ракка каршы табиблар да көчсез шул. Алар бу явыз чирне дәвалый алмый, бары тик булдыра алганча, авыруның санлы гына елларын, айларын озайтырга тырыша.
    2361
    2
    32
  • 14 февраль 2020 - 15:10
    ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми.
    2156
    1
    13

Блоглар
  • 19 февраль 2020 - 10:46
    2020 ЕЛДА ЯЗ-ҖӘЙ ТРЕНДЛАРЫ!
    Сәлам! Мин – Галия, стилист. «Ялкын»да үз шәхси рубрикамны ачып җибәрәм һәм бирегә мода белән кызыксынган, һәрвакыт зәвыклы, матур булырга омтылучы үсмерләр һәм яшьләрне чакырам.
    Галия Сафина
    40
    0
    0
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019