Логотип Идель
Ялкын

Рөстәм Миңнеханов банклар мәсьәләсенең чишелешен тәкъдим итә

Чишелеш кертемчеләргә акчаны яңа баш банк тарафыннан банк активларын алмаштырып түләүдән гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Икътисад министры Артем Здунов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә физик зат булган кертемчеләрнең мәсьәләсен чишү мөмкинлеге булу хакында хәбәр итте.

“Кертемчеләрнең инициатив төркеме республикабыз Президентына мөрәҗәгать юллады. Анда сүз “Нота-Банк” мисалындагы чараны куллану турында. Дөрестән дә, моңа охшаган очрак була. Ул вакытта Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы да, Үзәк Банк та шундый схеманы кабул итә. Ул кертемчеләргә бирәсе түләүне үз өстенә алган яңа баш булган банк табудан гыйбарәт. Ягъни физик затлардан булган кертемчеләрнең бер өлешен үзенә ала. Моның өчен банкка лицензиясе алынган оешмаларның ниндидер активлары бирелә”, - дип хәбәр итте Артем Здунов.

Татарстанның Икътисад министры билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Үзәк Банкка мондый эчтәлектәге хат эзерләнгән. “Бу эш схемасы. Ләкин монда банклар юкка чыгарылганнан соң оешкан конкурс авырлыгы мөһим. Бу нигезле мәгънәгә ия. Шунлыктан бүген республикабыз Президенты тарафыннан Үзәк Банк адресына алда искә алынган банкларга карата әлеге схеманы куллану мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгать әзерләнде”, - диде ул.

//Татар-информ Татарча//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев