Логотип Идель
Ялкын

"РӨХСӘТСЕЗ КЕРМӘ!(хикәя)"

Озакламый дәрескә звонок булачак. Мәктәп шау-гөр килә. Һәрберсе үзенең эше белән мәшгуль: берсе шигырь ятлый, икенчесе тамак туйдыра, өченчеләре исә бөтенләй телефонга чумган. Тик Булатта гына уку кайгысы юк, аның башында бер генә уй: ничек теге авыр тимер ишеккә язылган аңлаешсыз язуларны укырга? Нинди генә ысул эзләп табарга?

Күптән түгел аларның гаиләсе яңа йортка күчте, Булатның яңа дуслары, яңа шөгыльләре барлыкка килде. Иң беренче эш итеп, алар зур-зур капларга, тартмаларга тутырылган әйберләрне бушаттылар, өченче көнгә, ниһаять, урнашып та беттеләр.

Бер көнне, әтисе белән әнисе кибеткә чыгып киткәч, Булат йорт белән якыннанрак танышырга ниятләде. Яңа йортлары бик зур, анда ишекләр дә аз түгел. Булат шуларның иң сәерен ачып керде. Нигә сәер дип сорарсыз? Чөнки ул ишеккә аңлаешсыз  язулар язылган.  Булат әлеге язуларны күпме генә тырышса да укый алмады. Ишекне ачкач, күңелендә курку хисе туса да, шыгыр-шыгыр килгән агач баскычтан юлын дәвам итте. Ә аны алда тагы да кызыграгы көтә икән...

Бу бүлмә караңгы һәм салкын иде. Эзли торгач, Булат шәм эзләп тапты һәм яндырып җибәрде. Монда китапханә икән. Бүлмәне әйләндереп алган киштәләрдә зур-зур томлы китаплар тезелгән. Аларны инде күптәннән бирле укымаганнар, күрәсең, тышлыгында гына түгел, хәтта китапларның битләрендә дә тузан катламы күренә. Булатның күңелендә кызыксыну уянды. Бу булмә турында аның тагы да күбрәк беләсе килде. Вакытны онытты... Әнисенең эндәшкән тавышын  ишеткәч кенә, тизрәк китапханәдән чыгарга ашыкты.

Кичке ашны ашагач, Булатлар йокларга ятты. Тик аңа теге «сәер» ишек тынычлап йокларга бирмәде. Әтисе белән әнисенең тәмам йоклаган булуына инангач кына, ул, урыныннан шуып чыкты да, аскы катка төшеп, «сәер» бүлмәнең ишеген ачып керде. Озак тора алды дип уйлыйсызмы, әлбәттә, юк, андагы шомлылык малайны куркуга салды. Куркуын җиңәргә тырышса да, бүлмәсенә менеп, йокларга ятуны кулайрак күрде.

Ә икенче көнне «нәни шымчы» үзенә яңа ачышлар ясады. Ул көнне Булат күршедә яшәүче Клавдия Николаевна белән танышты. Менә ничек булды ул. Эшсезлектән, китапханәгә тагын бер кереп карарга булган иде. Кечкенә тәрәзәдән кояш нуры саран гына сирпелә. Очкан тузанга буыла-буыла, Булат киштәдән калын гына китапны тартып чыгарды да аның өстендәге тузанны өреп төшерде. Китапның иң беренче битендә үк «Үлгәннәрнең җаны» дип язылган. Малай кечкенәдән үк үлгән кешенең җаны кая юкка чыга икән дип баш вата иде, ә хәзер, ниһаять, үзенең соравына җавап табар кебек тоелды аңа. Авыр китапны алды да урамга чыгып йөгерде.

Китапның битләре инде саргаерга да өлгергән. Басма хәрефләр белән язылган язулар урыны-урыны белән күренмиләр. Әмма китап үзенә тартып тора, Булатның тиз генә аны укып чыгасы һәм үлгәннәр турында беләсе килде. Шулвакыт аңа күршеләре Клавдия Николаевна очрады. Булатның кулындагы китапны күргәч, ул никтер агарынып китте. Малайның янына килеп, сүз башлады:

‒ Улым, бу китапларга тимәвең яхшырак, аларга тиеп, үзеңә генә түгел, якыннарыңа да зыян салма!

Малай карчыкның әйткән сүзләренә игътибар да итмәде. Кулына китабын алды да өенә кереп китте. Укып утырып, әнисенең кайтканын да сизмәде ул. Аны кичке ашка чакыргач кына «җиргә кайтты».

Кичен кабат китап укырга тотынды Булат. Әмма тыныч кына укый алмады. Аш бүлмәсендә кашыклар шакылдаган тавыш аның күңеленә шом салды. Ә әниләрен ачылып ябылган форточка уятты. Булат, куркуыннан качар өчен, тизрәк йокларга тырышты. Тик тәрәзәдән күренгән караңгы шәүләләр аңа йоклап китәргә ирек бирмәделәр.

Икенче көнне Булатның әтисе эшкә барырга җыенганда, бер пар ботинкасын таба алмый азапланды. Соңыннан ул аны залдагы журнал өстәленнән эзләп тапты. Алай гына түгел, кичә урынында торган фоторамкалар да «урыннарын алмаштырганнар» иде. Бу хәлләр әти кешегә сәер тоелды.  Булатның шаяртуы гына дип уйлады ул. Ләкин бу шаяру гына түгел иде шул.

Сәер хәлләрдән тыш, яңа йортка күчкән гаилә төннәрен йокысызлыктан интегә башлады. Булат саташып, начар төшләр күреп изаланды. Клавдия Николаевна бу йортта сәер хәлләр булганын белеп торды. Булатның үз сүзләренә колак салмаганлыгын теге чакта ук аңлады инде ул. Кабаттан аның белән сөйләшергә җай эзләде. Тик бала кешегә барысын да аңлатканчы, әнисе белән аңлашуны күпкә файдалырак күрде.

Ул көнне Булатның әнисе эштән соң гына кайтты, ләкин яңа күрше белән танышып сөйләшергә каршы килмәде.

‒ Малаеңның беркөнне иске китап укып утырганын күргән идем, ‒ дип сүз башлады Клавдия Николаевна. ‒ Йортыгызның китапханәсеннән алгандыр ул аны. Тик алып бик үк дөрес эшләмәгән шул. Ярамый ул китапларга тияргә... Өегездә булган сәер хәлләр дә шулар аркасында инде...

Ул арада әтисе дә эштән кайтып өлгерде. Бу өч кеше, тын да алмый, күрше әбинең сөйләгәннәрен тыңлап утырды. Булат азрак куркуга да калды. Клавдия Николаевна дәвам итте:

‒ Бу йортның хуҗасы бер бай гына абзый иде. Хатыны һәм бердәнбер кызы бар иде аның. Якыннары юлда һәлак булгач, берьялгызы калды.  Башка туганнары юк иде биредә, Ташкенттан күченеп килде ул бай. Кара кайгыга батты. Урамга чыкмады, кеше белән аралашмады. Электән саклап килгән китаплары арасында яшәде... Үлгәнче шул китапханәсендә булды...  Аннан...  хуҗадан башка ул бүлмәгә керүче дә булмады, бөтен серләре, кайгы-юанычлары, шатлыклары да шул бүлмәдә, китаплары арасында иде аның. Инде күптәннән тора бу йорт. Яшәргә дә килеп карадылар, тора гына алмадылар. Тынгысыз йорт  диләр дә, китәләр. Малаегыз китапханәсенә кереп, китапларына тигән, шуңа ачуланган булса кирәк йорт хуҗасы. Үзе исәндә дә китапларына тигәнне яратмый иде ул.

‒ Ә китапханәнең ишегенә нәрсә дип язылганын белмисезме? ‒ дип сорап куйды Булат.

‒ Белмичә, беләм... «Рөхсәтсез кермәгез!» дип язылган анда. Ник аңлаешсыз телдә дисәң, үз заманында галим булган кеше иде элеккеге хуҗа, үзенең уйлап тапкан язуы...

Булатның әтисе, гаҗәпләнеп:

‒ Боларның барысын да каян беләсез? ‒ дип сорады.

‒ Мин гомерем буе аның ярдәмчесе булып эшләдем, ‒ диде Клавдия Николаевна. ‒ Сез курыкмагыз, китапларга тимәсәгез, хуҗаның ачуын чыгармасагыз, берни булмый, тынычлык иңәчәк йортка.

Әбинең сөйләп бетерүе булды, Булат китапны тизрәк урынына илтеп куярга ашыкты. Үлгәннәр турында укып бетермәсә дә, ни хәл итәсең, хуҗаның ачуын чыгарырга ярамый.

Бүгенге төн бу йортта тыныч үтте. Булатлар гаиләсе Клавдия Николаевнага хәзер бик зур рәхмәтле. Бу хәлләрне белмәсәләр, алга таба ниләр булып беткән булыр иде микән, бер Ходай белә.

«Булат хәзер юк, аның җаны бу йорттан очып чыгып китте. Таулар, зур океаннар артына. Ул кире әйләнеп кайтмаячак... Беркайчан да кайтмаячак...»

Булат шыбыр тиргә батып уянды, озак кына тынычлана алмый ятты. Үлгәннәр турында әллә ни күп укымаса да, күңеленә шом кереп калган, күрәсең. Аллага шөкер, бу төш кенә иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев