Логотип Идель
Ялкын

ПУШКИН, ЛИЦЕЙ, ТАРИХ

Пушкин, лицей, тарих... Бүген Пушкин укыган лицейның туган көне. 1811 елда, төгәл 205 ел элек, Царское Селода Император лицее ачыла. Аңа Александр I нең махсус указы буенча нигез салына.

Хакында бераз...U1


Ни өчен ул кадәр исебез китте соң әле, ну ярар, туган көне икән, туган көне инде, ярар, дияр кайберәүләр. Әмма шуны онытмыйк: нәкъ менә Царское Селодагы шушы уку йорты Россия империясенең иң акыллы, затлы кешеләрен тәрбияләгән бит. Без китапларын яратып укыган язучылар турында әйтеп тә торасы юк!

Дворян балалары өчен ачылган лицейдан әллә кемнәр чыккан: фән кешеләре дә, язучылар да, сәясәтче-дипломатлар да, хәрбиләр дә. Шуларның иң танылганы, без иң яхшы белгәне, Александр абыебыз Пушкин, әлбәттә.

Пушкин лицейдагы бүлмәләрне, ярымшаярып, «хөҗрә» дип атап йөртә торган була. Хөҗрә дип монастырьда монахлар яши һәм дога кыла торган кечкенә бүлмәләрне атыйлар. Лицей «хөҗрә»ләре дә, нәкъ руханиларныкы кебек, гади генә булган, игътибарны укудан читкә юнәлтә торган берни дә куелмаган анда: тимер карават, өстәл, урындык, киемнәр салыр өчен комод һәм юыну җайланмасы. Вәссәлам!

Дворян балалары булсалар да, артыгын кыланмаганнар мондагы укучылар.

Куда бы нас ни бросила судьбина
И счастие куда б ни повело,
Всё те же мы: нам целый мир чужбина;
Отечество нам Царское Село.


дип язып калдырган туган мәктәбе турында Александр Пушкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев