Логотип Идель
Ялкын

ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ

1.Мин үземне кулга ала алмыйм. Укудан кайтам да, көнемнең икенче яртысын телевизор йә компьютер алдында үткәрәм. Һәм бертуктаусыз ашыйм. Шул сәбәпле шактый тазардым да. Хыялларым да бар минем, киләчәккә планнарым да юк түгел. Ләкин алар “хыял” дәрәҗәсеннән узмый.

Эльмира, 16 яшь

 

Айдар, 17 яшь:

Бу ялкаулык дип атала. Беренче чиратта, компьютерыңны һәм телевизорны чыгарып ташла.

 

Наил, 16 яшь:

Сиңа спорт белән шөгыльләнү комачау итмәс иде. Классик төрләрне әйтүем түгел, менә хәзер кыш җитә, сноуборд сезоны башлана. Теләсәң, бергә шөгыльләнә алабыз.

 

Психолог киңәше:

Синең эш-гамәлләрең һәм уй-хыялларың үзара тыгыз бәйле булып, ихтыяр көченә барып тоташа. Балалардан аермалы буларак, яшүсмерләргә билгеле бер социаль таләпләр куела. Шуңа да максатчан ихтыяр көче тәрбияләү кирәклеге алга чыга. Теләкләргә ирешү өчен һәрвакыт көч куярга, тырышырга, сабырлык күрсәтергә кирәк. Син үзеңнең планнарыңны, хыялларыңны төгәл ачыклап бетер һәм аларга ирешүнең этапларын билгелә. Теге яки бу максат өчен кирәкле сыйфатларны, шартларны, мөмкинлекләрне аерып чыгар. Шуларга бәйле көндәлек план төзеп, аның үтәлүенә иреш. Билгеле инде, әлеге план үз эченә укуны, ялны, өй эшләрендә булышуны, саф һавада йөрүне, шулай ук телевизор карауны, компьютер артында утыруны һ.б. ала. Ризык кабул итүнең дә вакытын билгеләү авыр түгел. Планнаштырылган эш-гамәлләреңә ирешүне максат итеп куясың икән, телевизор карау, гел ашыйсы килү һ.б. онытылып торачак. Болар барысы да үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләүдән тора.

 1

 

2.Соңгы вакытта мин бик агрессив кешегә әйләндем. Юк кына нәрсәләр дә ачуымны китерә, еш кына бер гаепсезгә әниемә җикеренәм. Бик оят үземә, ләкин тыела алмыйм.

Данил, 16 яшь

 

Рәсим, 16 яшь:

Син чыгарылыш классы укучысыдыр. Аңлашыла, имтиханнарга әзерләнәсең, көннәрең гел бертөрле үтә. Тормышыңны төрләндереп кара, көннәрең берсен-берсе кабатламасын.

 

Ленара, 18 яшь:

Андый вакытта мин болай эшлим: бүлмәдә бикләнәм дә мендәргә капланып кычкырам. Йә кырга, урманга чыгып кычкырырга була. Җиңеләеп каласың.

 

Психолог киңәше:

Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышында агрессия (кызып китү, кычкыру, тузыну) ике төрле очракта урын ала. Берсе – аңлап, белеп икенче кешегә начарлык эшләү. Бу ачыктан-ачык эгоистлык күренеше; андый кеше ояла белми. Икенчесе исә тормыштагы ниндидер хәл-күренешләргә мөнәсәбәт чагылышы булып тора. Күрәсең, я мәктәптә, я дусларың белән аралушуда, спортта һ.б. хәл ителмәгән, шуңа да ачуыңны китерә торган шартлар бар. Әлеге хәл шактый вакыт җыелып килә дә якыннарыңа (әниеңә) мөнәсәбәттә тышка бәреп чыга. Моннан котылу өчен, беренчедән, гадәттән тыш борчылуга (стресска) китерүче хәл-ситуацияне мөмкин кадәр тизрәк  чишәргә, икенчедән, үз-үзеңне тотышыңа, эмоцияләреңә контроль ясарга кирәк.

Father and Son Shouting at Each Other

3.Кечерәк вакытта әтием мине ярата иде, минем белән аралашудан рәхәт таба иде. Хәзер минем якка борылып та карамый, бер бүлмәдә булганда да әйтәсе сүзен әни аша әйттерә. Сүзләре дә ешрак ачулы сүзләр була. Ул мине күрә алмый бугай.

Айгөл, 16 яшь

 

Рания, 16 яшь:

Бәлки, син үзең беренче адым ясарсың? Әтиеңнең тормышы белән кызыксын.  Аңа бик рәхәт түгелдер бит бу ситуация? Бәлки, тагын да зуррак борчулары бардыр?

 

Гөлназ, 18 яшь:

Элек син бала булгансың, ул сиңа бала итеп караган. Хәзер син җиткән кыз, олылар тормышына аяк басасың. Һәм ул сине хәзер яңадан өйрәнергә тиеш.

 

Психолог киңәше:

Яшүсмер вакытта ата-ана белән уртак тел табу, аларның җылы карашын, яратуын тою бик мөһим. Айгөлнең борчулары күпләргә таныш булып, бу очракта ике факторны исәпкә алу кирәк. Берсе, бала вакытта уен бердәнбер дип әйтерлек кызыксыну булып, аңа бөтен гаилә, шул исәптән әтиләр дә катнаша. Хәзер исә Айгөлнең кызыксынулары башка һәм күптөрле. Үзеңнең шатлык-борчуларың, “секрет”ларың турында алар белән сөйләшмисең икән, әтиең дә сиңа аз мөрәҗәгать итә. Әмма бу һич тә ул сине яратмый дигән сүз түгел. Игътибарлырак булсаң, синең белән тиешенчә аралаша алмаганга әтиеңнең дә борчылуын сизәрсең. Икенчесе, психологик үзенчәлекләренә, шәхесенә алган тәрбиясенә карап, аерым кешеләрнең характеры бик тә үзенчәлекле була. Алар башка кешенең, хәтта үз баласының да бары “начар” тәртибен генә күрә. Мисал өчен, “5”ле билгесе алсаң, сине мактамый, шулай тиеш дип саный. Ә инде “2”ле алсаң, бик нык ачулана. Шул рәвешле, сиңа да, бәлки, башкаларга да әтиең гел ачуланып торадыр сыман. Әмма болай уйлау дөрес түгел. Бу әти кешенең үзенә күрә тәрбия “алымы”, ул сине яратудан һич тә туктамый. Әлеге катлаулы мөнәсәбәтне хәл итү, беренче чиратта, әти-әниеңнән тора. Син, үз чиратыңда, алар белән күбрәк аралашырга, уй-теләкләрең турында фикер алышырга тырыш.

Woman Exercising with Punching Bag

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев