Логотип Идель
Ялкын

"ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ"

Әти-әнине ничек тыңларга өйрәтергә? Алар минем фикер белән килешми.


Дамир. Буа


Үзеңне зурлар кебек хис итсәң дә, әти-әнинең һәр киңәше файдалы, һәрчак кирәкле икәнен онытма! Чөнки аларның тормыш тәҗрибәсе синекеннән зуррак. Әйе, әйе, ничек кенә баналь яңгырамасын, шулай. Әмма бу әле алар һәрчак хаклы, син хаксыз дигән сүз түгел. Киресенчә дә булырга мөмкин! Зурларча фикерли алуыңны тыныч кына аңлат, кылган эш-гамәлләреңнең  нигезле икәнен исбатла. Проблемалы ситуацияләрне әти-әниең белән бергә уртага салып анализлагыз. Бергә башлаган һәр эшнең нәтиҗәсе булган кебек, һәр киңәшнең дә – үз вакыты, ата-ана баласына изгелек кенә тели бит! Халык тикмәгә генә «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне»,– димәгән. Тәрбияле кеше буларак, әти-әниең әйткән киңәш-фикерләрне искә алып, үз фикерләреңнән дә баш тартмасаң, сиңа башкалар да игътибарлы һәм ихтирамлы булырлар.


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев