Логотип Идель
Ялкын

"ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ"

Миңа 18 яшь. Беренче курста укыйм. Мин сайлаган профессия "балачак хыяллары"ма бер генә дә туры килми. Үземне аралашучан дип әйтә алмыйм, бик таныш коллективта гына ачылып сөйләшә алам. Мин һәрвакыт боек, әни әйтә: "Чыккан кояшка булса да куаныр идең инде!" - ди. Ә мин алай булдыра алмыйм. Авыр музыка, авыр фильмнар яратам. Мазохистмын дип әйтмим, ләкин миңа кайгыру күпмедер дәрәҗәдә ошый. Ялгызлыктан куркам, әмма кешеләрне дә өнәп бетермим. Бу нормальмы? Буталдым инде мин.


ЗӘРИНӘ


ӘДИЛӘ, 20 яшь:


Хисчән кешедә уйлар бик күп була, һәм синең аларда буталуың гаҗәп түгел. Көндәлек алып барырга тырыш. Барлык кичерешләреңне җентекләп язып бар. Бу сиңа үззеңне аңларга ярдәм итәр.


ШАМИЛ, 17 яшь:


Мин үзем дә синең кебек, шундый ук авыр фильмнар яратам. Дусларым бер-ике генә, алар белән мин ачык сөйләшәм, калганнар алдында уйныйм. Әмма миңа шулай рәхәт, мин үземне шундый булганым өчен яратам.1


ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ:


Зәринә, син хәзер үз язмышыңны үзең хәл итәргә тиешлеген аңлап, тормышта үз урыныңны табарга омтылган чорга аяк бастың. Күңелең нидер эзли, акылың исә җавап бирә алмый. Иң беренче, үз халәтеңне дөрес аңларга тырыш. Кеше тормышында шатлык-куанычлар белән борчу-мәшәкатьләр аралашып килә. Матур уй-хыяллар, киләчәккә өмет белән яшәгән кеше матурлык-яхшылыкны тизрәк күрә һәм таба, һәм киресенчә, әгәр тискәре хис-кичерешләр белән озак йөрсә, шулар йогынтысында булса, ул начар әйберләргә күбрәк игътибар итә, хәтта үзе дә ниндидер начарлык, борчу көтеп яши башлый. Даими борчылу Икенче адым буларак әлеге халәтнең кайчан, ни сәбәптән башлануын ачыкларга тырыш. Ул балачак хыялларың тормышка ашмавы белән генә бәйлеме икән? Әгәр шулай булса, аннан фаҗига ясама. Хыял белән мөмкинлек арасында аерма булуын аңлыйсың бит син. Шуңа да икенең берсен сайларга туры килә: я күңелеңдә йөргән профессияне алу өчен юллар эзләү (икенче югары белем, махсус курслар), я хәзер белем ала торган профессиянең яхшы якларын күреп, шуңа шатланып, омтылып яшәү. Онытмасаң иде – кеше кешеләр белән яшәгәндә генә бәхетле. Шуңа күрә дуслар-фикердәшләр табарга тырыш. Тормышка якты йөз, чиста күңел белән кара. Синең өчен әле берни дә югалмаган, бар да алда, ә аның матур булачагына ышану - бу инде үзеңне җиңү дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев