Логотип Идель
Ялкын

ОЯЛЧАН АЛМА: ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ КИРӘК

1. Минем әти-әни белән гел проблема чыгып тора, бар да яхшы, ләкин без бик еш талашабыз, әти белән бөтенләй дә аралашмыйбыз диярлек. Мин аларга якынаерга тырышам да, тик бу һәрвакыт чираттагы конфликтка сәбәп була. Дусларым да әллә нәрсә түгел, үзем шалтыратмасам, исенә алучы да юк. Ни эшләргә дә белмим.
Ришат, 19 яшь




Яшьтәш киңәшләре:

Гөлназ, 22 яшь: Син инде бала түгел, һәм моны яхшы аңлыйсың. Ләкин әти-әниең сине бала итеп кабул итә, чөнки үзеңне зур кеше итеп кабул итәрдәй гамәлләр эшләмисең әле.

Эдуард, 20 яшь: Буш вакытыңны эш белән тутырырга тырыш, әти-әниең синең инде шәхес булуыңны, үз өстеңә җаваплылык алырга әзер икәнеңне күрсеннәр.

Психолог киңәше:

Ришат, син язганнардан гына чыгып, төпле киңәш бирү бик кыен. Аңлавымча, проблема сезнең аралаша алмавыгызда. Бәлки бу синең мөстәкыйль шәхес булып баруыңа, ирекле булырга теләвеңә бәйледер. Әйтик, синең тормыштагы кыйммәтләрең, максатларың әти-әниең, якыннарыңныкы белән туры килми. Конфликтларның нинди җирлектә тууын ачыкларга тырыш. Үз-үзеңне тотышыңны, аралашу рәвешеңне анализла: синдәге нинди сыйфатлар әңгәмәдәшеңне җәлеп итәргә яисә синнән биздерергә мөмкин. Моның өчен дусларыңның күп булуы да кирәкми, кечкенә генә булса да, үз аралашу даирәң булсын.




2. Минем бергә укый торган дус кызым бар, без гел бергә. Тик күптән түгел мин аңа гашыйк булуымны аңладым. Ә ул моңа ышанмый, шаяртуга чыгарып калдыра. Ничек аңлатырга икән аңа, мин ансыз яши алмыйм.
Айдар, 14 яшь

Яшьтәш киңәшләре:

Зәринә, 18 яшь: Дуслыкның шул ягы әйбәт тә бит инде – син һәрвакыт дустың белән буласың, егетләренә кызлар барысын сөйләп тә бетермәскә мөмкин. Бигрәк тә синең яшеңдә дуслык кадерлерәк була.

Әдилә, 15 яшь: Бәлки аның дустын югалтасы килмидер, шуңа барысын да шаяруга кайтарып калдырадыр. Аңларга тырыш аны.

Психолог киңәше:

Хисләреңне белдерүең дустыңа көтелмәгән вакыйга булгандыр, мөгаен, шуңа ул моны шаярту итеп кабул иткән дә. Ләкин аңа күптәнге дустыннан мондый сүз ишетү күңелле булгандыр. Кеше икенче бер кешене ошатканда, ул шул кешегә игътибарын арттыра, кайгыртучанлык күрсәтә. Иптәшең дә моны сизми калмас, тик гел-гел хисләреңне белдереп, аны борчырга кирәкми, ул моны үз хисләрен саннамау, иреген кысу итеп кабул итәргә мөмкин. Сабыр бул, бар да җайлашыр.




3. Өч ай элек мин классташ кызымның дус кызы белән таныштым, без еш шалтыратышабыз, язышабыз. Ләкин очрашу мәсьәләсе кузгатылса, мин бармас өчен йөз төрле сәбәп табам. Никтер, мин беренче очрашудан куркам, үзем телим, үзем булдыра алмыйм.
Шамил, 16 яшь

Яшьтәш киңәшләре:

Тимур, 17 яшь: Димәк, син әле очрашуга әзер түгел. Әзер булганда, егетләр кызларны үзләре барып эзләп табардай була.

Гөлинә, 14 яшь: Егетләр дә шулай куркадыр дип уйламаган да идем. Борчылма, син генә түгел, ул кыз да беренче очрашудан шүрлидер.

Психолог киңәше:

Беренче очрашу – бик дулкынландыргыч вакыйга. Алга таба аралашу-аралашмавыгыз да беренче күрешү тәэсиреннән тора бит. Шулай да бу адымны эшләргә кирәк, һәм аны егет кеше эшләргә тиеш. Аңлыйм, хәзер синдә курку, шикләнү, кызыксыну хисләре арасында кызу яулар бара. Синең аңа ошыйсың килә, шул ук вакытта аның да үзеңә ошавын телисең. Беренче киңәшем – үзеңне табигый тот. Кызлар фальш, ялганны бик тиз сизәләр. Артык бәйләнчек булу да килешмәс. Безнең кеше турындагы фикеребез беренче 5-7 секундта формалаша башлый, без кешене ошату-ошатмавыбызны билгелибез, ә аннары инде бу образ тулылана гына бара. Ашыгып нәтиҗәләр чыгарма, кызга ачылырга мөмкинлек бир. Уңышлар сиңа!




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев