Логотип Идель
Ялкын

«ПРОСТО ИГОРЬ АБЫЕГЫЗ «ЯЛКЫН»ГА ЯЗА…»

19-нчы февраль көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә беренче тапкыр Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә Сәмрух ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. 5 ай буена барган сайлап алу турлары тәмамланып, ниһаять, бу көнне җиңүчеләр игълан ителде.

Z2_t0BHjJrwТантананың символы булган сәмрух кош – Айсылу Мирхафизһанның образына таң калып, бәйрәмнең беренче чыгышын караганнан соң, сәхнәгә алып баручылар – Алисә Җамалиева һәм Рәдиф Әхмәдиев чыкты. Иң беренче номинация – «Ел проекты» җиңүчесе булып, “Безнең фикер” татарча дебатлар мәктәбе аталды. Җиңүчеләргә бүләкләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Миңнехәләф кызы Ризванова тапшырды. Илдар Гыйльметдинов «Сәләт»нең оешу тарихын искә алып, матур хатирәләре белән бүлеште. Лениза Ризванова «Сервис Стайл» компаниясенең махсус бүләген «Selet Store» проектына тапшырды.
«Ел әйдаманы» номинациясен игълан итәр алдыннан сәхнәгә конкурсантлар чакырылды. Җиңүченеж исемен атарга сәхнәгә күтәрелгән «Ялкын» журналының баш редакторы Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина микрофон каршына атлаганчы Игорь Смирнов белән күрешеп узды. Зал, әлбәттә, гөж килде. Йолдыз Миңнуллина исә «Просто Игорь абыегыз «Ялкын»га мәкаләләр яза», - дип елмайды. Конверны ачып, җиңүченең исемен белүгә, алып баручылар «Ялкын»га мәкалә язуның чыннан да файдасы бар! », - диделәр.
Тантананы алып бару шул мизгелдә “Шикәрные” төркеме егетләре – Ислам Вәлиев һәм Туран Гатауллин кулына күчте. Алар өр яңа чыгышларын тәкъдим иттеләр. Гимн – тантана өчен махсус иҗат ителгән. nZxcElBa6F0
«Сәләт җырлый» номинациясендә «Изге чишмә» аланының җыры җиңү яуланы. Җырның авторы әйдаман абый – Мөдәррис Каюмов. Аңа «Roсket Records» студиясендә җыр яздыру өчен сертификат тапшырылды.
«Ел башҗитәге» номинациясендә «Рухият» аланының башҗитәге Венера апа Галимова җиңү яулады. Аның исеме аталгач, залда утыручыларның алкышлары тынмады, колакка «Рухият» сөрәннәре ишетелде. «Мондый җиңүләрдән соң, эшләргә стимул арта. Киләчәктә тагын да шәбрәк сменалар уздырачакбыз! », - диде Венера Галимова.
«Ел остазы» исеме Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗинга һәм Әлмәт дәүләт нефть институты доценты Рәдис Кәбировка бирелде.
Тантананың өченче өлешен «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова алып барды. Тимур абый һәм Айгөл апа өлешенә «Ел сәлкеше» дигән исемне тапшыру туры килде. Әлеге исемгә лаек булучы – «Раушан» аланы сәлкеше Камилә Гыйльметдинова.
«Ел аланы» номинациясендә «Раушан» аланы җиңүгә иреште. Иң лаеклы алан! ( «Раушан» сәлкеше буларак әйтәм! – авт.)
«Ел партнеры»нда билгеләп үттеләр: Таттелеком ширкәте, Мәрҗәни фонды, ТАИФ берләшмәсе.
Сәмрух 2015 Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе тантанасы күмәк җыр белән тәмамланды.WfzZWCiNbN0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев