Логотип Идель
Ялкын

ПРАКТИКА – ҖӘЙГЕ МӘХШӘР?!

 Җәй! Иреннәр күгәргүнче су коенулар, уздырыштан җиләк җыюлар, таң әтәчләре кычкырганчы төнге урамда йөрүләр... И-и, ул рәхәтлекләр, санап бетергесез... Тик ялның иң кызган мәлендә, ашка төшкән таракан кебек, мәктәптәге практика(!) көннәре (мәктәп бакчасында чүп утауны бездә шулай атыйлар - И.Г.) Килеп җитә.  

 

Практика беркемне аямый

Ә юк, ялгышам икән, әгәр берәр нинди  чирең булса, практика сине урап узарга мөмкин. Тик һәр очракта да түгел. Аннары, өлкәннәр әйтмешли, сәламәтлеккә ни җитә?!

Безнең Каратун мәктәбе укучыларына практика җиңелләрдән бирелмәсә дә, түзәрлек. Безгә, ягъни 10нчы класс укучыларына, быел бөтенләй хөррият булды. Чөнки без практикада түгел, ә ял һәм хезмәт лагеренда көч куйдык (аларның исемнәре генә төрле, җисемнәре бер үк). Лагерь булгач, безне көненә ике тапкыр бик әйбәтләп сыйладылар, сирәк-мирәк ял да иттергән булдылар. Практика шулайрак бездә, ә калган районнарда ничегрәк икән? Сораштырып карыйк әле.

Киттек!

Гөлгенә Исмәгыйлева, Сарманның 1нче мәктәбе: О-о, практика... Безнең мәктәптә 10нчы класслар өчен практика көннәре каралмаган. (Оһо, ничек шәп! – И.Г.) Шуңа күрә быел миңа мәктәп бакчасында тир түгәргә туры килмәде. Ә калган класслар су сибә, карлыган, алма җыя, чүп утый. Кыскасы, бездә практика көннәре җиңел уза, дус-ишләр дә булганда, бөтенләй бәйрәм инде.

Энҗе Сөләйманова, Арча районы Курса Почмак мәктәбе: Безнең мәктәп бакчасының мәйданы бик зур. Ул һәрвакыт шау чәчәктә утыра. Шуның белән ул үткән-сүткәннең игътибарын җәлеп итә дә инде. Практикага килгәндә, бездә эш бик куәтле бара. Тик алай зарланып,  авыз турсайтып утыручылар юк. Без, арчалылар, эшчән халык!

Лариса Долгова, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе мәктәбе: Зинһар, сорама! Күрәсем генә түгел, ишетәсем дә килми! 16 көн дәвамында иртәдән төшкә кадәр тир түгәсе. Мин күрше авыл мәктәбенә йөреп укыйм, әллә шуңа бик авыр тоела инде?!

Гүзәл Галиева, Казан: Практика?! Бездә андый әйбер бөтенләй юк. Бакчабыз юк чөнки. Практика турында мин бүтән районнарда яшәүче дусларым аркылы гына хәбәрдар. Алар сөйләве буенча, практика гаять авыр эш, чөнки эшлисең, эшлисең, тик нәтиҗәсе күренми (мәктәп бакчасы зур, бер башын утап бетергәнче, икенче башында янә чүп калкып чыга, диләр).

Раилә Вафина, Апас районы Олы Бакырчы мәктәбе: Минем фикеремчә, җәйге практика ‒ мәктәп укучылары өчен тәрбияви чараларның берсе. Безнең мәктәп нәкъ шул максат белән эшли.  Практика яшь буында хезмәткә мәхәббәт тәрбияли һәм, әлбәттә, ялкаулыкны тамырыннан корыта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев