Логотип Идель
Ялкын

«ПОДИУМДАГЫ КОРОЛЕВА?!»

Без кызлар шундый инде, гел кемгәдер охшыйсыбыз, игътибарны җәлеп итәсебез, подиумдагы королева буласыбыз килә. Шуңа күрә макияж мәсьәләсенә бер дә битараф кала алмыйбыз. Бу сезонда күзгә акцент ясалган макияж модада: каләм белән күзләргә сызабыз, төсле күләгә белән буйыйбыз һәм күзнең тышкы почмакларына уклар ясыйбыз.

Макияж өчен актуаль төсләр: күксел, ал, шәмәхә, кып-кызыл, сыек көрән.

ТАБИГЫЙ МАКИЯЖ

Иң универсаль макияж. (Әгәр кирәк булса,  аны тиз генә кичке, гламур, бәйрәм макияжына да төзәтергә мөмкин!) Минимум косметика һәм бары табигый тоннар гына кулланыла. Табигый образ тудыру өчен тушь, беленер-беленмәс кенә кершән һәм иреннәргә табигый төстәге ялтыравык та җитә.

ЭШЛЕКЛЕ МАКИЯЖ

Игътибарны эштән читкә юнәлтмәс өчен, тыйнак һәм үз-үзеңә ышаныч белән уңышка омтылуыңны күрсәтүче зәвыклы макияж булырга тиеш ул. Бу стильне сайлаганда, артык якты төсләрдән баш тартып, пастель тонындагы төсләрне өстен куярга туры киләчәк.

РОМАНТИК МАКИЯЖ

Яз һәм җәй образы бу! Иң нәфис буяулар, алтынсу, көмеш төсендәге нюанслар, нәзакәт белән сызылган ал штрих. Романтик макияж аксыл тиреле кызларга, блондинкаларга бик килешә! Мондый макияж бик тиз гашыйк итү көченә ия!

КИЧКЕ МАКИЯЖ

Кичке макияж йә күзгә, йә иреннәргә генә акцент бирергә тиеш.

Иреннәргә акцент. Иннекнең сусыл, ачык, дөрес сайланган төсләре карашларны үзенә җәлеп итә. Күз тирәләрен ачыграк тоннарга буягыз, плюс – керфекләргә тушь.

Күзләргә акцент. Серле, хисчән «томанлы» яисә уклы кыргый караш – күзләр шул рәвешчә сәнгатьле итеп бизәлгәндә, иреннәр кычкырып тормаган тонык төсләр яисә нейтраль ялтыравык белән генә буяла.

Йөз. Аны бербөтен итеп бизәгәндә, бер үк төрле тоннар кулланалар: караңгырак, яктырак яисә уртача, табигый.

ГЛАМУР МАКИЯЖ

Ялтыравык күләгә, иннек, ясалма керфекләр, ачык төсләр... Алтынсу төсләр ачык саргылт чәчле кызларга, ә бронза төсе – брюнеткаларга килешә. Гламур макияжның нигезе – күзнең эчке почмагына  таба сөртелгән караңгы төстәге күләгә. Ә ялтыравык күләгәләрне төрлечә тидереп була. Бөтен күз кабагына, каш астына, күз почмакларына...

БЕЛЕП ТОР: Теләсә нинди макияж  битне чистартып юу, йомшак сөлгегә сөртеп, дымландырудан башлана. Аннан тональ крем һәм пудра тидерәбез. Тәртип буенча  иң элек тушь, карандаш һәм күләгә кулланыла, ә иреннәр иң ахырдан буяла.

[gallery size="full" ids="3065,3068,3070,3076,3075,3074,3077,3073,3072,3071,3066"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев