ПОДЪЕЗДДА – КИТАП КИШТӘСЕ

«Татарстан командасы» җәмәгать инициативасы «БЕРГӘ УКЫЙБЫЗ» акциясе башлану турында игълан итә. Күршеләр белән уртак китап киштәсе булдырудан гыйбарәт ул.
Казанның Восстания урамындагы 43 йортта яшәүчеләр акциягә беренче булып кушылганнар. Аларның подъездында махсус китап киштәсе куелачак. Күршеләренә дә яраткан китапларын укытырга теләүчеләр аларны шул киштәгә тезәчәк хәзер.

Китаплар таралып, юкка чыгар дип курыкмый алар. Чөнки беләләр: үз куллары тигән, үз өлеше кергән эшләргә кешеләр сакчыл карый. Күптән түгел менә бергәләшеп ремонт ясаганнар, ишегалларында чәчәкләр утыртканнар.
Акциягә бик тиздән республикабызның башка йортлары да кушылыр дип ышанабыз. Ә нәрсә – шәп бит: әллә кайдагы библиотекага барып йөргәнче, уртак киштәдән генә алып кер дә укы.

Светлана Карпухина, йорт башҗитәге:
«Безгә мондый китап киштәсе күптән кирәк иде инде. Берәр кызык китап биреп тор әле дип, еш кына бер-беребезгә кереп йөрибез бит».
Леонид Лопухов, подъезд башҗитәге:
«Миңа калса, китаплар шактый җыелачак бу киштәдә. Күченеп китүчеләр дә, гадәттә, китапларын кая куярга белмиләр. Ул китаплар арасында шундый затлы сайланма әсәрләр дә очрый. Шулай әкрен генә бик шәп коллекция җыелыр дип уйлыйм».
Китаплар таралып, юкка чыгар дип курыкмый алар. Чөнки беләләр: үз куллары тигән, үз өлеше кергән эшләргә кешеләр сакчыл карый. Күптән түгел менә бергәләшеп ремонт ясаганнар, ишегалларында чәчәкләр утыртканнар.
Акциягә бик тиздән республикабызның башка йортлары да кушылыр дип ышанабыз. Ә нәрсә – шәп бит: әллә кайдагы библиотекага барып йөргәнче, уртак киштәдән генә алып кер дә укы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
26 гыйнвар 2021 - 10:48
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55