Логотип Идель
Ялкын

«ПЛУТОННЫҢ ТӘҮГЕ ФОТОСЫ»

Бүген НАСА (Американың космосны өйрәнү агентлыгы) Плутонның тәүге төсле фотосын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтте.
Әлеге вакытта "New Horizons" ("Яңа офыклар") космик аппараты Кояш системасының иң ерак объекты итеп саналган Плутон яныннан уза. плутон2006 елда Плутон классик планета булудан туктады - Бөтендөнья галимнәр җыелышында аны бу, ул 76 ел йөрткән статусыннан, артык кечкенә булганга, мәхрүм иткәннәр. Әйтергә кирәк, планета булудан туктаган тәүге Күк объекты ул.
Ләкин шул ук җыелышта Плутон кәрлә планеталар рәтенә кертелде. Һәм бу планеталар арасында ул иң зурысы итеп санала. Һәрхәлдә, бүгеннән. Моңарчы иң зур кәрлә планета итеп Плутонның күршесе - Эрида саналган. Аның диаметры 2336 км. Плутонныкы, "Яңа офыклар" мәгълүматына ышансак, 2370 км. Чагыштырыр өчен, Җиребезнең диаметры - 12 742 км, Юпитерныкы - 139 822 км.
"Яңа офыклар" программасына кадәр Плутонга болай якынлашканы булмаган әле кешелекнең.
Плутонны онлайн да карап була - бүген төнге 3:30

http://whereispluto.info/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев