Логотип Идель
Ялкын

ПИТРАУ-2018: КЕРӘШЕННӘР УТ БИРӘ /ФОТО/

Илдә футбол буенча дөнья чемпионаты гөрләгән вакытта  ниндидер зур чара уздыру бик авыр, билгеле. Уздыру гына түгел, аңа халык, артист-җырчыларны җәлеп итү – чын геройлык, миңа калса. Ә менә Мамадыш районы дөнья чемпионаты белән көндәшлек итүдән куркып тормады – тотты да тәвәккәлләде.

Әле ярый шулай ниятләгәннәр – бәйрәм бер дигән иде. Гомумән, керәшеннәрнең бәйрәмнәре, тормыш рәвешләре – әйтерсең аерым дөнья. Чын мәгънәсендә уникаль халык бу. Керәшеннәрдәге дустанә мөнәсәбәтне, киң күңеллелек, тырышлык, бәйрәм итү белүне сирәк кемнәрдә генә күргәнем бар.

Бәйрәмдә беренче күзгә ташланган әйбер – елдан-ел килүчеләрнең арта баруы. Оештыручылар мондый халык күләменең күңелен күрергә теләп, елдан-ел яңа бәйгеләр, күңел ачу чаралары уйлап табып торалар. Ат чабышлары, көрәш, төрле бәйгеләр, ярышлар (судан балык тоту ярышы белән капчык сугышы һәм хатыннарының ирләрен тачкада йөртү бигрәк тә халыкка ошады), ашау-эчү, аттракционнар, артистлар-җырчыларның чыгышлары (быелгы бәйрәмдә һичшиксез “бомбалар” – Ришат Төхвәтуллин, Илназ Сәфиуллин, Альберт Нурминский һәм ялкынлы барабанчылар төркеме) – теләсә кемнең күңеленә хуш килерлек әйберләр күп монда.





Шулай да, миңа калса, мәйданның үзәге – “Керәшен чибәре” бәйгесе һәм Питрау музее. Беренчесе – керәшен халкының ничек яшәвен, аның йолаларын, гореф-гадәтләрен, ризыкларын, милли киемнәрен үз күзең белән күрергә мөмкинлек бирсә, икенчесе исә керәшен халкының тарихын, Питрау бәйрәменең тарихын өйрәнү-белү өчен шәп мөмкинлек.

Питрау-2018 – юбилей алды бәйрәме. Киләсе елга керәшеннәрнең милли бәйрәмен 20-еллык юбилей көтә. Шуңа күрә быелгы Питрауны зур әзерлек дип тә атарга була. Бәйрәмдә булып кайтканнан соң бер нәтиҗә һәм бер теләк туа: Питрау – супер һәм Питрау-2019 тизрәк килеп җитсен иде.





















Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев