Логотип Идель
Ялкын

ПИТРАУ: МАМАДЫШТАН ФОТОКҮЗӘТҮ

Питрау - җәйнең нәкъ уртасы. Бу көннән соң кошлар сайрамый, чәчәкләр дә атмый дип сөйлиләр. Шул көнне керәшен халкы җыелып, бәйрәм итә, яшь кызлар тәкыялар үреп, елгага агызалар - сөйгән ярлары кайсы яктан киләсен юрыйлар.

Ә балалар күңел ача, әлбәттә. Уеннарның ниндие генә булмый бу көнне.

CI8GUC87Tnk

Тирә-юньдәге иң чибәр кызны сайлау да нәкъ менә Питрау көненә туры килә. Кызлар осталыкта, уңганлыкта, үз тарихларын белүдә, җыр-биюдә ярышалар.

cOPO490zPXY

Балалар уйнап кына калмый, чын хуҗалар буларак, кунакларны каршы алырга да әзерләнә. Кунакны хөрмәтләп, җыр-бию, такмак белән каршы алырга кирәк бит.

dIFGqwni3Rg

Питрауда керәшеннәрнең тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре белән танышырга, кунак сыеннан авыз итәргә дә була.

i0Hat8P4ZKs

Һәм менә алар - тәкыялар. Шушы җирлекнең иң матур чәчәкләреннән үрелгән.

ilv4m5HY3k4

Тылсымлы шалашта киләчәгеңне белергә, гомерлек ярыңны очратырга яисә кояштан качып утырырга була. Тылсымлы булгангамы икән, рәхәт-салкынча анда.

nW1vS29CT30

Һәм әйе, бу бәйрәм таңга кадәр бара.

qjMipsuUL2U

Питрауга элек-электән туган-тумача гына түгел, күрше авылларда яшәүче дуслар да җыела торган була, татарлар, руслар, чувашлар, марилар...

Xdyia81KmMc

Кешеләр генә түгел, кешенең дүрт аяклы дуслары да бу көнне ял итә, бәйрәм уеннарында катнаша.

xIJLHWJFqog

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X