Логотип Идель
Ялкын

ПЕСИСЕЗ ДӨНЬЯ КҮҢЕЛСЕЗ...

Кем генә яратмый икән песиләрне?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дуслардан башка тормышны күз алдына да китерү кыен. Кәефсез чакта, песиеңнең яныңа килеп, койрыгын болгап, сырпалануы була, бөтен борчулар онытыла. Әйтерсең, дөньяны ямьләү өчен шул песинең булуы да җитә. Песисез дөнья күңелсез...



Халыкара песиләр көне


Халыкара песиләр көне 2002 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Ул Халыкара хайваннарны яклау фонды тарафыннан песиләрне зурлар өчен генә түгел, йортсыз – хуҗасыз песиләргә игътибар арттыру ниятеннән дә уйлап табылган. Бүген әлеге бәйрәм миллионлаган песи асраучыларны берләштерә. Песиләр турында хәтта аерым фән дә бар – фелинология ул. Әлеге фән песиләрнең бик тә акыллы һәм файдалы хайван булуын да ассызыклый.


Беркемгә дә сер түгел, песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Җир шарының 80% халкы йортларында берәр төрле хайван тота. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә  этләр тора. “Эстетик ләззәт” бирүләреннән кала песиләр кимерүчеләрне тотып та, кайбер чирләрне дәвалау үзлекләренә ия булулары белән дә кешеләргә бик зур файда китерә. Америка табиблары йортында песи тотучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак килеп чыга дигән фикерне алга сөрә. Ә Англия табиблары хәтта махсус “песиле терапия” уйлап тапканнар. Аның ярдәмендә алар берничә төрле чирне дәваларга тәкъдим итә.


Песисез дөнья күңелсез



Песи музее да бар!


Кайбер илләрдә дүрт аяклы дусларыбыз дәүләт тарафыннан махсус дәрәҗәгә ия булып санала. Мәсәлән, Австриядә склад саклаган песиләргә гомерлек пенсия буларак ит һәм сөт каралган. Кытайда исә песиләрне канун нигезендә саклыйлар. Германиядә Песи музее да ачылган. Анда бөтен дөнья буенча җыелган песиләр белән бәйле төрле экспонатлар тупланган. Песиләр музее Россиянең дә ике шәһәрендә – Мәскәү һәм Санкт – Петербургта бар.


8 августта исә песиләргә игътибар аеруча арта. Аларга бу көнне төрледән – төрле деликатеслар, яңа йортлар һәм уенчыклар сатып алына. Кайбер илләрдә хәтта песиләр өчен махсус парклар ачыла. Бирегә аларны хуҗалары вакытлыча урнаштырып торырга да мөмкин. Чөнки паркта песиләргә барлык уңайлыклар тудырылган була. Кафе, кибет, кунакханә хәстәрләнә. Моның кадәр үк тырышу кирәкмәс, минемчә. Әмма бәйрәм көнендә песиеңә тәмле сөтне күбрәк салып, башыннан сыпырып, рәхмәт әйтсәң, зыяны тимәс.


Песисез дөнья күңелсез


 Чыганак: www.calend.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев