Логотип Идель
Ялкын

«ПЕКИНДА ТАТАРСТАННЫ БЕЛӘЛӘР»

Пекинда Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләрен тәкъдир итү кичәсе булып узды. Тәкъдир итүне CITS компаниясе уздырды. Ул Кытай белән Татарстан арасында туризмны үстерү мәсьәләсе өчен җавап бирә торган иң зур партнерлар берсе булып санала.

2014 нче елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «China International Travel Service Limited» Халыкара туризм Агентлыгы Президенты Юй Ниннин арасында уртак эшчәнлек турында килешүгә кул куелган иде. Әлеге килешү Татарстан Республикасыныд Кытай базарларында алга китүенә мөмкинлек бирде. Быел Татарстанга Кытайдан дүрт группа кунак килер дип көтелә. Алар «Красный маршрут» буенча сәфәр кылачаклар. Әлеге маршрут Мәскәү - Санкт Петербург – Казан - Ульяновск шәһәрләре буенча уза. Һәр шәһәр дә  В.И.Ленин исеме белән бәйле. Татарстан Республикасында кунакларны шәһәр буенча экскурсия, Казан Кремле, В.И.Ленин исемендәге музей, Казан (Идел буе) федераль университеты тарихы музее, Музей Социалистического быта, Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Идел буенча сәяхәт көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев