Логотип Идель
Ялкын

ПАСТЕРНАКТА КУНАКТА

10 февральдә Нобель бүләге иясе Борис Пастернакка 125 яшь тулды. Ә ул язган «Доктор Живаго» романына – 60 ел. Ә бит ул романның идеясен атаклы язучы нәкъ менә безнең Чистаебызда тапкан.


Чистайның икенче башкала булып йөргән чагы


Сугыш башлангач та, завод-фабрика ише мөһим объектларны, фашистларга эләкмәгәе диеп, Уралга, Идел-йортка күчерә башлыйлар. Шул исәптән, мәдәни оешмаларны, Язучылар берлеген дә. Язучыларны гаиләләре белән башта Казанга җибәрәләр. Әмма Казан портында бу хәтле халыкны күргәч (ә ул вакытта Казанда болай да СССР Фәннәр Академиясе, самолётлар заводы эвакуациядә була), хөкүмәттән аларны ТАССРның икенче башкаласына – Чистайга җибәрүләрен үтенәләр. Шулай итеп, 1941 елның августыннан башлап, язучылар ташкыны Чистайга агыла башлый.


обязательно_3


«Аягың кыска синең...»


Борис Пастернак, гаиләсен тыныч кына Татарстанга озатканнан соң, Чистайга октябрь урталарында гына килә. Моңарчы ул үзен фронтка җибәрүләрен үтенә. Медкомиссия: «Борис Леонидович, бер аягың икенчесеннән кыскарак, без сине сугышка җибәрә алмыйбыз» – дигәч, ул Мәскәү түбәләренә ыргытылган фугас утларын сүндереп йөри. Сентябрь ахырларында немец армиясе Мәскәү чикләренә килеп җиткәч, Пастернак язучыларның соңгы төркеме белән Чистайга юл ала. Ул язучылар арасында Анна Ахматова да була.


Цветаеваны кабул итмәгән шәһәр


Ә Чистайга килгәннән соң, язучылар ике төргә бүленгәннәр: Чистайны азмы-күпме кабул итүчеләр һәм тизрәк җылы яктагы Ташкентка качарга теләүчеләр. Соңгылары арасында без әйтеп киткән Анна Ахматова да булган – юк, Чистайны ошатмаганга түгел, биредә яшәрлек урын таба алмаганга. Шулай да, ике атнасын монда үткәреп, «Геройсыз поэма»сының кайсыбер өлешләрен язарга өлгерә ул. Пастернакның хатыны Зинаида да – Ташкентка күчү ягында. Ләкин Борис Леонидович бу адымны хупламый: «Без күченсәк, башкалар да күченәчәк. Чистайга хыянәт итмик». Марина Цветаеваны исә Чистайга бөтенләй кертмиләр, 15 яшьлек улы белән Алабугага озаталар. Пастернак уйлавынча, Цветаева Чистайда, башка язучылар белән бергә булса, бәлки, исән дә калыр иде...


обязательно_6


Ромео һәм Джульетта Пастернакны ачлыктан коткарган


Чистайда барлыгы 200 язучы яши, эшли һәм... ашамый. Әйе, язучылар ашханәсендә аларга көненә бер тапкыр гына 450 граммлык төшке аш ашаталар. Пастернак бер хатында: «Бүген щи бирделәр. Ике кәбестә яфрагын көчкә таптым, анысына да шөкер», ди. Шушы ачлыктан, акчасызлыктан котылыр өчен, язучылар язарга тотыналар. Александр Твардовский «Василий Тёркин» поэмасын яза, Леонид Леонов данлыклы «Нашествие» драмасын сәхнәләштерә, Мария Петровых, Николай Асеев, Александр Фадеев, Константин Федин сугыш турындагы шигырьләрен, әсәрләрен иҗат итә, ә Борис Пастернак Шекспир трагедияләрен рус теленә тәрҗемә итәргә керешә. Әйе, без үкси-үкси укый торган «Ромео һәм Джульетта»ның тәрҗемәсе башта Чистайда укыла. 26 февраль кичендә нәкъ Пастернак чыгышы алдыннан электр станциясендә авария килеп чыга, бөтен шәһәр утсыз кала. Зал тутырып килгән әдәбият сөючеләр язучының ике шәм яктысында укыган «Ромео һәм Джульетта»сын тын да алмыйча тыңлыйлар.


«Син Пастернак! Үзең син Пастернак!»


1941-1942нченең кышы аеруча зәмһәрир килә. Терекөмеш баганасының -50° ка төшкән чаклары була. Вермахтның бөтен техникасы туктап кала, солдатлары өшүдән үлә башлый. Табигать үзе Россиягә ярдәм итеп тора сыман.


Пастернакның да бүлмәсе шактый салкын. «Ромео һәм Джульетта»сын ул кара смокингтан, өстенә тун, аягына пима киеп тәрҗемә итә. Куллары күшегеп калтыраган килеш Веронаның җылы кояшы, назлы диңгезе турында яза. Бердәнбер киеме дә – шул костюм, тун вә пима. Җәен ул гел костюмнан йөри. Суга дип чиратта басып торганда, бер малай Пастернакны танып ала да, аны шактый бай кеше дип уйлый. Уйламыйча, су алырга да костюмнан йөрсен әле!


Балалар Борис абыйның паркка чыкканын күрсәләр, дәррәү кубып: «Пастернак! Пастернак!» – дип үртәргә тотына торган булганнар икән. Бу аның кушаматы түгел, ә чын фамилиясе икәнлеге Сидоров, Иванов ишегә күнеккән балаларның башына да сыймаган инде, билгеле.


Доктор Авдеевны ни өчен асарга телиләр?


Ә кичләрен язучылар доктор Дмитрий Авдеевның йортына җыелганнар. Доктор абый зур акыл иясе, кунакчыл кеше, гаиләсе дә зыялы, әдәпле. Чагыштырмача бай да: докторга дәвалаганы өчен тирә-яктагы авыллардан йә май, йә бәлеш, йә тавык ите китерә торган булганнар. Ә язучыларның ашау белән, хәтерләсәгез, хәле авыррак инде. Шуңа күрә, Авдеев янына кунакка бару алар өчен чын мәгънәдә олы бәйрәм була.


Авдеев Гражданнар сугышы вакытында кызылмы, акмы дип тормаган – барысын да дәвалаган. Моның өчен кызыллар аңа: «Син акларга ярдәм иткәнсең! Асабыз!» – дип яный башлагач, араларыннан берсе: «Соң ул бит безне дә дәвалады! Моның өчен нишләтәбез?» – дип, докторны яклаган, үлемнән коткарып калган. Пастернак үзе Авдеевны бик якын күрә, аңа шигырьләрен багышлый, «Ромео һәм Джульетта»ның кулъязмасын да бүләк итә.


Яңа гына язган романына исем эзләп йөргәндә (башта Борис Леонидович аны «Свеча горела» дип исемләргә тора), кинәт кенә Чистайдан хат килеп төшә. Конверт өстенә матур хәрефләр белән «Доктор Авдеев» дип язылган була. Эврика! Нәкъ шушы язу Пастернакны романын «Доктор Живаго» дип исемләргә этәрә.


Мәкаләне әзерләүдә ярдәм күрсәткәне өчен «Чистай тарихи-архитектур һәм әдәби тыюлыгы» директоры Печёнкин Александр Вячеслав улына, Борис Пастернакның мемориаль музее директоры Демченко Любовь Григорий кызына, музейның гыйльми хезмәткәрләре Хисамов Рафаил Хәмит улына, Белоглазова Наилә Альберт кызына, Мостафина Сания Борхан кызына әйтеп бетергесез рәхмәтебезне белдерәбез!


обязательно_1


P.S. Әгәр Борис Пастернак һәм Чистайда эвакуациядә булган башка язучылар турында тулырак белергә теләсәң,Чистайга рәхим ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев