Логотип Идель
Ялкын

«ПАРАДОКСЛАР ИЛЕ»

 Анда бар да киресенчә: кыш – июнь, июль, август айларына, ә җәй декабрь, январь, февральгә  туры килә. Җирле халык бу илне «оз», ә үзләрен «оззи»лар дип атый. «яшел континент», «көнгерәләр иле», «парадокслар иле», «the land down under»... – аның атамаларының кайберләре генә бу. Чынбарлыкта бармы соң ул, әллә нибары әкиятчеләр уйдырмасы гынамы, диярсез. Бар, әлбәттә! Сүз Австралия турында...

Ул чыннан да яшелме?

Австралияне күпләр яшеллеккә күмелеп утыручы серле материк итеп күзаллыйлар. Әмма ул сусыл яшел урманнардан гына торган «зөбәрҗәт ил» дип уйлаучыларның күңелен төшерергә туры киләчәк. Австралиянең кызыл туфраклы иксез-чиксез киңлекләре дә, комлы чүлләре дә, кар каплаган таулары да бар. Дөресен генә әйткәндә, бу «яшел» материкның иң зур өлешен нәкъ менә чүлләр һәм ярымчүлләр тәшкил итә дә әле. Ә «Австралия Альплары» дип йөртелүче таулар чылбырында кайбер елларда кар катламы Швейцария тауларындагыдан да калынрак була.

Алай булгач, җир шарында иң борынгылардан саналган бу утрауны ни өчен «яшел материк» дип йөртәләр соң?! Нәтиҗәләрне тиз генә ясарга ашыкмыйк! Австралия ландшафты урыны-урыны белән югарыда искә алынган ямь-яшел Альп болынлыкларына тиңдәш. Тропик джунглиларда һәм саванналарда үскән күпчелек агачлар исә яшел күлмәген ел дәвамында салмый. Аларның кайберләре – эвкалиптлар һәм сәрбиләр (акация) – материкта еш булып торган корылыкка һәм янгыннарга да яраклашкан хәтта. Сәрби ботагы Австралиянең гербын юкка гына бизәми, димәк!

Бу кыйтгага европалылар аяк басканчы, «оззи»лар илендә бар да табигый хәлендә сакланган була. Хәзер исә Австралиянең кайбер регионнарындагы флора һәм фаунага чын-чынлап һәлакәт яный. 12 меңгә якын төрдән 9 мең тирәсе бүген саклауга мохтаҗ.

Югалып барган төрләрне саклау буенча 1999 елда махсус документ та кабул ителгән. Бу – «Әйләнә-тирә мохитне һәм континентның биологик үзенчәлеген саклау турындагы акт» (Environment Protection and Biodiversity Conservation Act 1999). Австралиянең уникаль экосистемасын саклау максаты белән, илдә күпсанлы тыюлыклар булдырылган: 64 сазлыклы территория халыкара әһәмияткә ия җирлек булып исәпләнә, ә 16 объект дөньякүләм мирас исемлегенә кертелгән. Шулай итеп, кайчандыр европалыларны шомлы вә серле чатырманнары, тау чылбырлары, сахралары, чүлләре белән сихерләгән, шомландырган «яшел континент» бүген үзе үк кешеләрнең яклавына мохтаҗ.

Бестиарий

Кайчандыр европалылар табигатьтә очратып булмый торган серле җанварлар исемлеген төзеп, бу сүзлекне «бестиарий» дип атаганнар. Австралия җәнлекләрен дә кертеп булыр иде әлеге исемлеккә...

Австралия дигәч тә, иң беренче булып күз алдына көнгерәләр һәм коалалар килеп баса. Сезнең ничектер, минем - шулай. Бу ил борын-борыннан сәер җанварлары белән дан тота. Йә, үзегез уйлап карагыз инде, сумкалы көнгерәләрне, яфрак ашап көн күрүче аюларны, ягъни коалаларны тагын кайда очратырга мөмкин?! Үрдәкборыннар, ехидналар турында инде әйтеп тә торасы юк!

Нигә шундый сәер икән соң мондагы хайваннар?! Галимнәр фаразына колак салсак, нәкъ менә географик үзенчәлекләргә бәйле бу хәл. Контрастлар һәм парадокслар илендә яшәүче җанварлар да мифларда һәм әкиятләрдә генә очрый торган кыяфәткә һәм сыйфатларга ия. Бу аларның табигать шартларына яраклашуыннан килеп чыккан.

«Яңа Голландия» могҗизасы

Туристлар арасындагы иң популяр җәнлек – көнгерә. «Яшел континет»ка бу җәнлекне күрер өчен килүчеләрне исәпләсәң, алар туристларның яртысын тәшкил итә, ди австралиялеләр. Белмим, чынмы бу, ялганмы, әмма мин үзем шул туристлар арасында булудан баш тартмас идем!

Җир йөзендә көнгерә барлыгы ачыкланганчы, Европада бары бер генә сумкалы җәнлекне белгәннәр. Ул – опоссум. Опоссумны «табигать хатасы» дип исәпләгәннәр һәм аңа һич тә хөрмәт белән карамаганнар. Ләкин XVII гасырда ул чор анатомнарын бу фикердән кайтырга мәҗбүр иткән көтелмәгән хәл була. Ерактагы сәер илдән (Австралияне ул вакытта Яңа Голландия дип атыйлар) кайткан диңгезчеләр сумкалы яңа җәнлек барлыгы турында хәбәр итә. Бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. 1770 елда сәяхәтче Джеймс Кук һәм аның юлдашлары берничә көнгерәне атып та алалар. Шуннан соң гына Европа бу яңа могҗизага ышанырга мәҗбүр була.

Австралиядә яшәүче танышларым әйтүенә караганда, көнгерә кеше йөри торган сукмакларда да, автомагистральләрдә дә очрарга мөмкин. Машина астына эләгеп һәлак булганнары да бихисап, ди.

Безгә нәрсә: көнгерә көнгерә инде. Баксаң, аларның 100гә якын төре бар икән. Арада песи зурлыгындагы гына кәрлә төрләре дә, 3 метр биеклектәге гигантлары да бар, имеш. Иң гаҗәпләндергәне: көнгерә итен... ашыйлар. Үзе милли символ, гербта сурәте дә бар, ә үзен, кызганмыйча, чалалар! Һиндстанда сыерларны күз карасы кебек кадерлиләр бит, әнә... Хәер, башка илдәге гадәтләрне моннан торып кына бәяләп булмыйдыр, мөгаен.

Австралиядә 8нче ел яшәгән танышым Нелли әйтүенчә, көнгерә итен авыз итеп караганы юк әле. «Мин вегетарианка, аралашкан даирәмдә дә ит ашаучылар бик аз. Килгән генә елларымның берсендә мондагы тыюлыкта Россиядән килгән туристларны йөрттем. Алар көнгерәнең үзен күрергә дә, аның итен татып карарга да атлыгып тора иделәр. Йә, бу кыргыйлык түгелме инде?!», - дип сөйләде ул хафаланып.

«Оҗмах»та тагын ниләр бар?

Сезнең «Эдемга кайту» фильмын караганыгыз бармы? (Караган кешеләр белә: кинодагы Эдем ул оҗмах түгел, ә Австралиядәге бер утар. – Л.Ш.) Ул фильмны карагач, Австралиядәге иң зур хәтәрлек -  крокодиллар дигән тәэсир кала. Австралиядә алар чынлап та бик күп. Материкта аеруча киң таралганнары – Джонстон крокодилы һәм тар танаулы крокодил. Аларның буй озынлыгы 3 метрга кадәр җитә, ә рәт-рәт булып урнашкан тешләре 72 дән дә артып китәргә мөмкин. Крокодиллардан кала, Австралиядә агулы еланнар һәм диңгез хәшәрәтләре дә еш очрый.

Австралия гербында сурәтләнгән җәнлекләрнең тагын берсе – ул эму страусы. Бу кош дөньядагы очмый торган кошлар арасында иң зурысы. Аның буе 1,5, - 1,8 метрга җитә. Кызыклы факт: гербта сурәтләү өчен юкка гына көнгерә белән эмуны сайламаганнар. Бу ике җан иясе артка таба чигенүне белми һәм сугышчан рухы белән аерылып тора. Кирәк чакта, эму да, көнгерә дә дошманын тәпиләре белән тәпәләп җиңә.

Коалалар 1770 елда Австралиянең көнчыгыш ярларын ачкан Джеймс Кук экспедициясе күзенә эләкми кала. Аны соңрак, 1802 елда гына «ачалар». Эвкалипт урманнарында яшәүче бу җәнлекләр көннәр буе йоклый, ә төннәрен ботаклар буйлап үрмәләп ризык эзли. Йокламаганда да, агач ботагында кымшанмыйча тәүлегенә 18 сәгатьләп утыра ала бу аюлар. Коалаларны шуңа да ялкаулыкта гаеплиләр. Хәер, куркыныч яный калса, алар яшен тизлегендә качып юк булачаклар. Бәлки, ялкау түгел, ә тормыш тәмен белүче гедонистлардыр бу җәнлекләр?

Мин ачкан Австралия

Эльмира, Аделаида: Австралиягә студент визасы белән 3 ел элек килдем. Хәзерге көндә шәфкать туташы һөнәрен үзләштерәм. Мондагы татар егетенә кияүгә чыктым. Аделаида шәһәрендә яшибез.

Килгәч тә, биредәге барлык татарлар белән дә танышып чыктым. Монда бик көчле диаспора. 500дән артык татар яши. Татарларның иң зур җәмгыяте Аделаидада. Бу – Көньяк Австралия. Бездә милли традицияләрне саклауга бик зур игътибар бирелә. Сабантуйлар, Г.Тукайга багышланган шигърият кичәләре, татар концертлары даими булып тора. Балаларга татар телен үзләштерү өчен мөмкинлекләр тудырылган – махсус дәресләр һәм төрле чаралар үткәрелә.

Австралия үзенчәлекле ил. Аның табигате безнең илдәгедән нык аерыла. Бу илгә килгәннәр арасыннан бик азы гына Австралияне чын-чынлап ярата, аның табигатенә ияләшә ала. Россиядәге яшеллек җитми мондагы россиялеләргә. Әмма яшәү шартлары Россиядәгедән күпкә яхшырак. Австралиянең хакимияте дә иммигрантларга карата бик ярдәмчел.

Patricio Brevis, Чили: Австралиянең ландшафты да, халкы да, мәдәнияте дә бик кызыклы. Ул төрлелеге, контрастлары һәм бер үк вакытта гаҗәеп бөтенлеге белән җәлеп итә. Кешеләрнең яшәү рәвеше дә бик ошады миңа. Австралия халкында, мәсәлән, АКШдагы кебек «сәяси тотнаклылык», кысалар юк. Бик табигый андагы кешеләр. Алар спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвешенә мөккибән. Табигатьтә булырга яраталар, яшәүнең тәмен беләләр.

Австралиялеләрнең акценты бик үзенчәлекле. Ул «Strine» буларак билгеле. Инглиз телендә сөйләшүчеләр, бу илгә килеп төшкәч, җирле халыкның ни сөйләгәнен аңлый алмый интегә. Юкса, бер инглиз телендә сөйләшәләр... Ничек итеп Австралиягә килеп төшкән европалыларның (нигездә, инглизләрнең) сөйләм теле шулкадәр үзгәреш кичергән соң? Австралия аборигеннары сөйләме тәэсирендәме? Бу сергә җавапны һаман да таба алганнары юк.

 

Австралия

Рәсми фактлар

АТАЛЫШЫ: Австралия Союзы

БАШКАЛАСЫ: Канберра

ИҢ ЭРЕ ШӘҺӘРЛӘРЕ: Сидней, Мельбурн, Аделаида

ИДАРӘ ИТҮ ЫСУЛЫ: конституцион монархия

КОРОЛЕВАСЫ: Елизавета II (Австралия күптән Бөекбритания колониясе булмаса да, аның халкы Англия королевасын үзенең монархы дип исәпләвен дәвам итә)

ГЕНЕРАЛ-ГУБЕРНАТОРЫ: Квентин Брайс (королева илнең монархы исәпләнсә дә, идарә итү җаваплылыгы аның өстендә)

РӘСМИ ТЕЛЕ: инглиз

ВАЛЮТАСЫ: Австралия доллары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев