Логотип Идель
Ялкын

ОТКРЫТКА ЯСАП, БҮЛӘК ОТ!

Татарстан яңа акция игълан итә: Республикаңа атап, открытка яса һәм бүләк от. Беренче открыткалар инде «Санта» лагеренда ясалган. Бу лагерьда ял итүче малайлар һәм кызлар янына кунакка «Татарстан командасы» җәмәгать инициативалары төркеме һәм «Иҗади яшьләр академиясе» оешмасы килгән булган.




АКЦИЯ НӘТИҖӘЛӘРЕ: август уртасында билгеле була
КАЙДА ҖИБӘРЕРГӘ: открыткаңны Казан шәһәре, Горький урамы, 12 йортка китерергә яисә аның фотосын «Команда Татарстана» сайтына йөкләргә кирәк.

Абый-апалары килгән-килгән, маҗаралы квест үткәреп, үсмерләрнең Республика үзенчәлекләрен белү дәрәҗәсен дә сынап киткәннәр.


открытка 1



Максим Никитин, открытка ясау акциясен оештыручы:



«Санта» лагеренда квест үткәреп, акцияне ачып җибәрдек. Малайларга-кызларга бу идея ошады, бик кызык рәсемнәр ясадылар. Квестных бер өлешен Республикабыз тарихына багышладык, сораулар Тукай әкиятләреннән башлап, ничә елгабыз барлыгын белүне дә таләп итә иде. Актив катнашучыларны инде брелоклар һәм түштамгалар белән бүләкләдек. Ләкин төп нәтиҗәләр әле август уртасында гына ясалачак. Шуңа сез дә үз открыткаларыгызны җибәрегез!



открытка 2
Алина Ак,10 яшь, квестта катнашучы:



Мин Республика көне белән котлау өчен открытка ясадым. Бөтен кешегә бәхет, ярату һәм чиста күк йөзе телисем килде. Тагын мин Татарстан флагын ясадым, чөнки миңа Татарстанда яшәү рәхәт. Ак төс – чисталык, яшел – табигать, ә кызыл төс – дусларымның мине яратуын аңлата.



Руслан Рубанов, 16 яшь, квестта катнашучы:



Бу открыткада мин үземнең дусларымны ясадым, алар табигать төшерелгән полотно һәм Татарстан флагын тотып торалар. Тик үземә калса, әллә ни шәп килеп чыкмады кебек. Алай да күңелемне төшермим, чөнки квестта мин дусларым белән катнаштым, бик күңелле булды. Минем өчен Татарстан ул – дуслар җыелган бер зур түгәрәк, һәм алар гел синең яныңда була.



открытка 3



Ралина Фатыхова, 13 яшь, квестта катнашучы:



Рәсемемдә мин күк чисталыгын һәм табигать матурлыгын күрсәтергә тырыштым. Һәм Республикада яшәүчеләрне шул рәсем аша уртак киләчәгебезне кайгыртырга чакырдым, сайлауга чакыру ясадым. Киләчәк бит бездән тора.



Ә квест әле башка лагерьларда да узачак. Шуңа открытка конкурсында катнашуның тагын бер ысулы – лагерьга бару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев