«ОМСК ШӘҺӘРЕННӘН ҖИҢҮ БЕЛӘН»

14-18 нче мартта Омск шәһәрендә 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында бадминтон буенча Россия беренчелегенә шәхси команда ярышлары булды. Ил күләмендә узган ярышта Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Борындык мәктәбе укучысы Гүзәл Хәйруллина да катнашты. Ул Мөслим районыннан Айнур Җәлилов белән катнаш парлы категориядә чыгыш ясады. Алар Россиянең башка төбәкләреннән килгән көчле бадминтончылар белән уйнап, көмеш медальгә лаек булып кайттылар. Гүзәл кызлар белән парлап уйнау категориясендә Тәтеш шәһәреннән Валерия Таҗиева белән бергә чыгыш ясады һәм бишенче урынга чыкты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
3 апрель 2021 - 16:45ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
-
10 апрель 2021 - 10:33ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
-
22 апрель 2021 - 16:56
-
19 апрель 2021 - 22:01
-
16 апрель 2021 - 16:08
-
15 апрель 2021 - 16:18