Логотип Идель
Ялкын

ОЧРАШТЫРГАН ЯЗМЫШ: БОЛЬНИЦАДА (IV БҮЛЕК)

Әсәрнең алдагы бүлегендә: Гөлсем Ирек белән бик бәхетле иде. Баш авыртуларын да, әле һаман больницада тикшеренмәвен дә онытты кыз. Тик туй көнне Ирек юл һәлакәтенә эләгеп, дөнья куйды. Шуннан соң Гөлсемнең яшәү мәгънәсе калмады диярлек...


Гөлсемнең әнисен больницага алып киттеләр. Гөлсем бу хәлгә бик игътибар бирмичә генә әнисен озатып калды. Ул кешенең сүзләрен аңлар дәрәҗәдән күптән төшкән, кешеләрне тыңламады, үз алдына каранып йөрде. Әнисенең йөрәк белән җан бирүен дә әтисенең күз яшеннән генә аңлады. Инде әниләре дә ташлап киткәч, бөтенләй үк бетереште Гөлсем.


Тормыш йөген әтисе белән генә тарту бик авырга калды. Әтисе өйдә Гөлсемне күрмәде. Әйтерсеңлә, өйдә яшәүче булмады. Шулай әнисенең елын үткәргәделәр, ел арты ел узды. Әтисе дә авырый башлады. Яшәренә күп калмаганын белеп, кызына соңгы сүзләрен әйтеп калдырды:


- Мин әниең янына барам. Бәхетле бул, балам!


Гөлсем аны аңладымы икән, юкмы икән. Ул әтисенең инде бу дөньяда булмаганына өйдә күрмәгәч кенә төшенде. Инде ялгызы калгач, яшәү турында ул уйламады да. Сумкаларын җыеп, шәһәргә китте. Юл читендә егылып, аягын бик нык авырттырып "Авырта…" дип ыңгырашты, беренче сүзе шушы иде аның. Тик аның тәүге сүзен бер кеше дә ишетмәде. Бер агачны күреп, шунын төбенә ятып йоклап ук китте.


больницада 2


Ә уянганда ул больницада уянды.


- Мин нигә монда?


- Сезне кичә кич белән китерделәр.


- Миңа ни булган?


- Сездә яман чир. Тик әлегә соң түгел. Сез әлеге чирне бик озак яшереп йөргәнсез һәм ул сезнең көчәйгәннән көчәйгән. Әмма акча күп тәлап ителә.


- Минем акчам юк. Минем яшисем килми.


- Сезнең өчен күптән акча түләделәр инде, Гөлсем туташ.


- Минем беркемем дә юк.


- Алай димәгез, ул үзе белән сезнең бик якын кешегез дип таныштырды.


- Мин аны белмим.


Аңа барыбер иде, ул яшәргә теләп ашкынмады. Инде яшәү теләге сүнеп, сүрелеп барды. Һәр килгән көн аның өчен сынау булып тоелды.



Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев