Логотип Идель
Ялкын

ӨЧЛЕ КАПЧЫГЫ БУЛУ МӘҖБҮРИ ТҮГЕЛ

Дустым, ЗОЛУШКА-КӨЛБИКӘ тарихын хәтерлисеңме? Башта хәерче бер хезмәтче була ул, аннары, тормышында принц барлыкка килгәч, гүзәл принцессага әйләнә! Безнең тормышта да могҗизалар очрый. Мин сөйлисе вакыйга – «өчле капчыгы»ның «бишле капчыгы»на әверелү могҗизасы.

Шулай беркөн дустым белән аның энесенең мәктәптән чыкканын көтәбез. Ниһаять, арып-талып, чыккач, «Йә, укулар ничек? «Биш»ле алдыңмы?» – дип сорыйм аңардан. «Нинди «биш»ле? Мин бит «өчле капчыгы»!» – дип җавап кайтарды Булат (исеме үзгәртелде). «Әллә бер дә «биш»ле алганың юкмы?» – дим, гаҗәпләнеп. «Бер тапкыр булган иде бугай. Анысы да физкультурадан», – ди. «Укырга теләгең бөтенләй юкмыни?» – дим. «Теләктән ни файда? «Биш»лелек сөйләсәм дә, укытучы барыбер «өч»ле куя бит. Ә «биш»ле капчыгы бер-ике сүз әйтсә дә, аңа гел яхшы билге куялар. Шуңа күрә... Ә-ә-әй, мин инде начар билгегә күнеккән, миңа «биш»ле кирәкми!» – димәсенме!.. Шаккаттым!

капчыгы 1

«Фу-у-у, өчле капчыгы»


Без укыган чакта да шулай булдымы икән?.. Ярлыклар элү һәркемгә дә таныш инде анысы. Ләкин 5нче сыйныф укучысыннан шундый аяныч сүз ишетү күңелне тырнагандай булды. Бала күңеле тиз яралана бит. Кәефе төшсен өчен укытучының, йә берәр иптәшенең «Фу-у-у, өчле капчыгы!» дип әйтүе дә җитә! Иң куркынычы: бала моңа ияләнә, үзе дә сизмәстән, моңа ышана. Безнең класста да «өч»ле һәм «биш»ле капчыклары» бар иде. Чыннан да, берәр сорауга җавап биргәндә, аларга һаман шул бер билге куела иде. Дөрес, һәр укытучы да алай эшләми. «Өчле капчыгы»на «дүрт»ле дә куйганнары бар. Ләкин «өчле капчыгы» дигән ярлык тагылган укучыга күбесенчә «өч»ле эләкте. Кешегә һаман бер әйберне тукып торганда, ул моңа үзе дә ышана башлый. Менә, дустымның энесе Булат кебек, укырга теләге бетә, үз-үзенә ышанычы сүрелә. Шуннан тырышмый башлый да инде.

капчыгы 2

Суга «рәхмәт» әйтеп кенә тор!


Суның «хәтер»е бар, нәрсә әйткәнгә карап, аның төзелеше (структурасы) үзгәрә икән. Галимнәр эксперимент үткәргән: өч сулы стаканга дөге салып, һәрберсенә билгеле бер сүз әйтеп торганнар. Беренчесенә – «Рәхмәт!», икенчесенә – «Сине күралмыйм!», ә өченчесенә бөтенләй игътибар итмәгәннәр. Берничә көннән соң, «рәхмәт» әйтелгән стаканда дөге, хуш ис чыгарып, бүртә башлаган. «Сине күралмыйм» дигәне күкселләнеп бозылган. Ә игътибар күрмәгән стакандагысы бөтенләй каралып, сасы ис аңкыткан. Кеше дә 70-80 процент судан тора бит. Шуңа күрә кеше дә үзенә булган мөнәсәбәткә шундый ук реакция кичерә.

Балалар белән эшләгән кеше өчен психологияне яхшы үзләштерү – иң мөһим таләп. Әти-әни булсынмы, укытучымы – алар һәрчак бала белән үзләрен сак тотарга тиеш. Уйлап карасаң, Булат кебек укучылар күп бит ул. Хәзерге балалар усал, ялкау дияргә яраталар. Сәбәбе гап-гади – бу кыланышлары аларга игътибар җитмәү, йә киресенчә, күп игътибар бирүдән барлыкка килә.

капчыгы 3

Үз принцыңны таптыңмы?..


Ярый, психология курсын туктатып, Булатка әйләнеп кайтыйк. «Бүген кайткач, өй эшләрен яхшылап әзерләп, киләсе теманы мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп кара әле!» – дидем. Ул инде: «Булдыра алмаячакмын», – дигәнрәк сүз әйтте. «Үзеңә ышансаң, бар да булыр, ИншаАллаһ», – дидем. Ярар, эшләп карармын, диде...

Бер атнадан соң, Булат белән күрешкәч, карасам, авызы колакта! «Биш»ле алдыңмы әллә?» – дим, «Әйе-е, тактага чыгып, бер мәсьәлә чиштем дә, дөрес булды! Укытучы «биш»ле куйды!» – ди. Менә бит, үз-үзеңә ышансаң, бар да була, дустым. Бу очракта «Золушка-Көлбикә» – Булат, «принц» – үз-үзеңә ышаныч.

Син дә Булат сыман «мин өчле капчыгы» дигән сүз белән килешеп утыручылардан булсаң, үз-үзеңә ышанычны арттырып кара! «Принц» («принцесса») белән таныш! Ул бит янәшәдә генә йөри, кулыңны гына сузарга кирә-әк...


Альбина Шиһапова

16.10.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев