Логотип Идель
Ялкын

ОЧАРГА! ӘЗЕРМЕ СЕЗ?!

А-а-а-а!Беләсезме ,мин нишләдем?! Мин вертолетта очтым!Әйе,чып -чын вертолетта!Татарстанның бер өлешен кошлар биеклегеннән күрдем мин!Сезнең белән дә уртаклашыйммы?Вертолетта очарга теләүчеләр ,тизрәк укыгыз!

 

11-13 июль  көннәрендә 2014 елда «Коркачык» аэродромында 49нчы тапкыр вертолет спорты буенча Россия чемпионаты узды. Татарстанда бу ярыш соңгы тапкыр 1967нче елда үткән. Экспертлар ул вакыттагы Татарстан командасын бик көчле дип бәяли. Чемпионат 2013 елда вертолет спортына 55 ел тулуга багышланган. Монда иң көчле составлы 26 экипаж катнаша. Катнашучылар арасында Бөтендөнья, Россия, Халыкара ярышларның абсолют чемпионнары һәм чемпионкалары бар.

12се көнне спортчылар «Төгәллеккә очу», «Слалом», «Йөк бушату» кебек ярышларда үзләрен сынадылар. 13е көнне исә вертолет ярышлары оештырылды һәм экипажлар үз боргалакларында (татарча вертолет дигән сүз инде) трюклар күрсәттеләр.

 

ДОКТОР АБЫЙ:

Безне бирегә пилотларга гына түгел, ул-бу була калса, һәр катнашучы кешегә ярдәм итәр өчен чакырдылар. Йөрәк өянәге, төрле травмалар булырга мөмкин. Ләкин алар булмас дип өметләник. Минем үземә дә мондый ярышлар бик ошый. Эш белән ял бергә үрелеп барганда рәхәт бит.

 

 

ДЭВИД, ОЧУЧЫ, БРИТАНИЯДӘН:

Беренче тапкыр вертолетта мин 20 яшемдә очтым. Аңарчы спортның бадминтон һәм йөзү төрләрен үз итә идем. Ә үз һөнәрем электроинженер. Вертолетлар белән балачакта ук җенләнә идем инде анысы, минем вертолет модельләре коллекциям бар иде. Шуннан үстем дә белгечлек алдым, шул юнәлештә бер бизнес ачып җибәрдем дә беренче вертолетыма акча җыйдым. Вертолет бит ул үзенчәлекле мавыгу гына түгел, ә бик уңайлы транспорт чарасы да.

 

ИЛҺАМ, ОЧУЧЫ УЛЫ, 11 ЯШЬ:

Мин бирегә әтием белән килдем. Ул летчик. Минем дә очучы буласым килә. Әтием белән очканым да бар. Күп дусларым миннән көнләшә дә әле.

 

ПОЖАРНИК АБЫЙ:

Беренче чиратта, без куркынычсызлык өчен җавап бирәбез. Ярышлар бик кызык! Минем хыялым – парашют белән сикерү. Бүген сикергән кешеләргә дә кызыгып карап тордым. Вертолетта оча алмас идем. Куркудан да түгел инде бу. Һәрбер кеше үз эшен эшләргә тиеш.

 

ФЛОРИД, ОЧУЧЫ, ТАТАРСТАН КОМАНДАСЫННАН:

Бу командабыз күптән түгел генә барлыкка килде. Без нигездә МВД хезмәткәрләреннән төзелгән команда. Әллә ни җентекле тренировкалар булмады. Ишеттек тә катнаштык инде. Шуңа нәтиҗәләребез тыйнаграк әлегә. Бу бит әле башлангыч чорыбыз гына. Тренировкалар булса, нәтиҗәләр дә яхшырыр шәт. Алга таба тырышырбыз!

 

СЕРГЕЙ, ПАРАШЮТ БЕЛӘН СИКЕРҮЧЕ:

Бик куркам! Беренче тапкыр сикерәм бүген. (Бу абыйның куркуы йөзенә чыккан иде. Куллары калтырый... Әйбәт кенә сикерде тагын үзе. – И.Ш.)

 

СВЕТЛАНА ҺӘМ ИРИНА, ОЧУЧЫЛАР:

Без Новосибирскидан килдек. Бу спорт төренә мәхәббәтебез әле балачакта ук яралган иде. Безнең икебезне вертолетлар берләштерә. Безнең өй ул – җирдән 150 км биеклектә. Ә җирдә без вакытлыча гына.

 

ВЛАДИСЛАВ, ОЧУЧЫ, ТАТАРСТАН КОМАНДАСЫ:

Бу спорт төре куркыныч түгел. Форсмажор хәлләр табигатькә генә бәйле. Бу минем төп эшем, мин МВДда хезмәт итәм.

 

ЕВГЕНИЙ, ТАМАШАЧЫ:

Минем туганым очучы, шуңа килдем бүген ярышка. Юрист булсам да, бу спорт төре миңа бик ошый.

 

ИЛНАЗ БАҺ, ҖЫРЧЫ:

Якын дустым Линар чакырды да, килергә булдым менә. Монда миңа бик ошый. Вертолетларның бөтен маркаларын белеп бетермәсәм дә, алар миңа кызык. Әле берәрсен үземнеке итү теләге дә бар, Аллаһ боерса. Улымны да алып килермен дигән идем, алар бүген юлда. Шуңа иртәгә алып килермен дип торам. Әгәр ул очучы булып куйса, мин бер дә каршы килмәс идем. Үзе карар инде. Парашют белән сикерү дә хыялымда бар әле минем.

[gallery link="file" size="medium" ids="1145,1144,1146"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев