"НУТ БОРЧАГЫНЫҢ ФАЙДАСЫ НИНДИ?"

Бәрән ногыты, төрек борчагы, нут, шиш борчагы, пузы́рник, наха́т (лат. Cicer arietinum) — кузаклылар семьялыгының, бөртекле-кузаклылар культурасының үсемлеге.


"Сарык борчагы" дигән исемне нут борчагына формасына бәйле рәвештә биргәннәр – ул сарык башына охшабрак тора. "Төрек борчагы" дигән исеме дә бар. Бу борчак бездә күп таралмаган, аны белүчеләр сирәк. Гәрчә нут инде борын заманнардан бирле үстерелә, хәтта борынгы грек философы һәм ботаника галиме Феофраст та бу борчак турында язып калдырган.nut-3


Беръеллыкларга керә, вегетация чоры тиз өлгерә торган сортларда 90-110 көн, соң өлгерә торганнарда — 150-220 көн. Нут сабагы 80 см биеклеккә кадәр үсә. Чәчәге ак, зәңгәрсу яки кызгылт. Кузагында икешәр борчак өлгерә. Борчакларның диаметры – 0,-1,5 см, алар азык-төлек продукты булып тора.


Туклыклылык ягыннан нут гадәти борчактан, ясмык һ.б. калышмый, ә майлылык ягыннан соядан гына бераз калыша. Уңыш бирүчәнлеге дә югары.


Әлеге культура Европада бик популяр. Моны һәр бакчада үстерәләр. Франциядә нут оны белән аш пешерәләр – ул деликатес санала, Испаниядә – иң күп таралган ризык. Көнчыгышта нутның борчагын гына түгел, ә бәлки яшь сабак-яфракларын да ашыйлар. Оныннан печенье, рәхәт-локым пешерәләр.


Сарык борчагы үзенең дәва үзенчәлекләре белән дә атаклы. Аның оныннан йомшарткыч припаркалар ясыйлар; борчакны кайнатып (бигрәк тә яшь борчакны), эчәклек һәм ашказаны авыруларыннан эчәләр; сидек әгъзалары чирләреннән уңышлы кулланалар (бигрәк тә Франциядә); хәтта кузагын каплап алган "йоны" да шифалы санала; борчакның оны ала тән (витилиго) авыруыннан искиткеч файдалы диләр.KONICA MINOLTA DIGITAL CAMERA


Русиядә нут XVIII гасырдан билгеле. Аны төрлечә атап йөртәләр: Сарытау губернасында "бараний горох", "двузерный горох" дип, Воронеж якларында "грецкий орех", бу якларда "казацкий", "лохматый горох" дип, Себердә "котик", "мохнатка" дип атыйлар.


Гадәти борчак белән чагыштырганда, нут җылыны, су сибүне күбрәк ярата, эссегә, корылыкка бирешмәүчәнрәк, җиргә егылмый, кузаклары ярылмый, корткычларга аз бирешә. Тамырлары тиз үсә, нык була, шуңа күрә теләсә нинди туфракта үсә ала, ләкин комсыл яки җиңел балчыклы туфракны ярата. Башка төрле борчак культураларындагы кебек, нутның тамырларында да җирне азотка баетучы  бактерияләр барлыкка килә.


1280px-Cicer_arietinum_Taub129

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    755
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    699
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    515
    0
    0

Блоглар