Логотип Идель
Ялкын

«НУР» ТАТАР БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ ЯҢА ПРЕМЬЕРА ТӘКЪДИМ ИТӘ»

«Нур» Татар балалар театр студиясенең яңа премьерасы!


5 апрельда 18.00 сәгатьтә «Нур» Татар балалар театр студиясе «Әкиәт» курчак театрында Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» спектакль-лирик әкиятен тәкъдим итә.


Бу театраль сезонда «Нур» студиясе Экзюпериның үзенең үлеме алдыннан иҗат иткән һәм үзе үк иллюстрацияләгән, башка бер әсәргә дә ошамаган акыллы һәм кешелекле фәлсәфи әкиятен сайлады.


«Нәни принц» – олылар өчен спекталь моделендәкуелган балалар әкияте. Аның максаты кешелекнең мәңгелек хәзинәләре турында балалар белән җитди диалог төзү. Спектакльнең үзенчәлеге балалар өчен балаларуйнауда – бу спектальнең төп идеясен ачык һәм җиңел итеп аңлатуда ярдәм итә, чөнки пьесаның геройлары һәм тамашачы бер телдә сөйләшәләр. «Нәни принц» намус һәм җаваплылык, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм тугрылык турында.


«Нәни принц» – татар телендә (Рәзил Валеев тәрҗимәсе) бер актлы музыкаль-драматик спектакль. Гаилә белән карау өчен сәхнәләштерелде (6 яштән). Дәвамы 1 сәгать.


Режиссер – Марсель Мәхмутов, Казан театр училищесында һәм «Нур» студиясендә актерлык осталыгы буенча педагог;


Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) баш рәссамы;


Студиянең сәнгать җитәкчесе – Наилә Гәрәева, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Камал театры артисты


Проект җитәкчесе – Адилә Хәйбуллина, ТР Театр эшлекләре берлегенең әйдәп баручы белгече, Казан театр училищесы педагогы.


«Нур» студиясе 2012 елның гыйнварында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге инициативасы белән оештырылды. Дүрт ел дәвамында балалар студиясенә йөрүче нәни артистлар Г.Камал театры сәхнәсендә куелган «Мулла», «Хан кызы Турандык», «Минем исемем Кызыл» спектакльләрендә, Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында, танылган татар эстрада җырчылары (Гөлназ Сираева, Артур Салихов һ.б.) клипларында һәм Казан шәһәрендә узган төрле бәйрәм чараларында катнашып үзләрен танытырга өлгерделәр һәм уңышларга ирештеләр.


2015 елның март аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә «Нур» татар балалар студиясенең «Сер тотмас үрдәк» (Абдулла Алиш) музыкаль спектакленең премьерасы булды.


Белешмә:


«Нур» татар балалар театр студиясендә 7-12 яшьтәге татар телен белгән балалар шөгыльләнә. Уку процессы берничә юнәлештә оештырыла: «Актерлык осталыгы», «Хореография», «Ансамбль». Ел дәвамында укучылар белән нәтиҗә эше буларак спектакль куела.


Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге рәисе:


«Бүген Казанда рус телендә белем бирүче театраль мәктәпләр күп. Ә без Татар балалар театр студиясен оештыруны үзебезнең бурычыбыз итеп санадык. Студиядә республикабызның күренекле артистлары һәм әйдәп баручы театраль уку йортлары педагоглары белем бирәчәкләр. «Нур» балалар театр студиясен оештыруның төп максаты – милли театрлар өчен тамашачы тәрбияләү, үз мәдәниятен яраткан, тоя белгән, аңлаган һәм төрле өлкәләрдә иҗади хезмәткә әзер балалар тәрбияләү».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев