Логотип Идель
Ялкын

«НОРМАЛЬ» ТЕЛ НИНДИ БУЛА?"

Башта тел үлә, аннары дин үлә, аннары халык үзе дә үлә.


Мин Түбән Кама районының Зур Афанас мәктәбен тәмамладым. Рус мәктәбендә укысам да, өйдә, гаиләбездә татарча сөйләшеп үстем. Хәзерге вакытта Прости гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Мәктәптә татар теле атналыклары, төрле бәйгеләр, татар әдипләренә багышланган «күптин-күп, чуктин-чук» чаралар үткәрелә. Тик бу эшләрнең нәтиҗәсе ни өчендер әлегә күренми, дияр идем. Бер генә татар баласы да урамда, мәктәптән соң очрашкач, ана телендә аралашмый. Руслар турында әйтеп тә тормыйм. Татарча берәр сүз әйтсәң, «Говори по-нормальному, не понимаю», – ди.


Белгәнебезчә, теләсә-нинди тел – сөйләшү, аралашу процессында гына яхшы үзләштерелә. Ни өчен соң авылдан килгән чеп-чи татар баласы шәһәрдә ватып-җимереп булса да русча сөйләшергә тырыша? Беренче мәлдә генә аңа русча тел әйләндерү читен була, ә күпмедер вакыттан соң ул «шомара». Чөнки рус телендә аралашу, сөйләшү мәҗбүрилеге телне белү өчен төп шарт. Безнең көннәрдә татар теленә рус теленә булган кебек ихтыяҗ юк. Шуңа күрә руслар да безнеңчә сөйләшергә атлыгып тормый.


Татарстанда суверенитет кабул ителеп, икетеллелек турында сүз чыккач, башка милләт вәкилләренә татар телен өйрәнүгә 10 ел вакыт бирелгән иде. Инде күпме ел узды – нәтиҗәсе күренми. Нинди нәтиҗә булсын ди, үз татарың бер-берсе белән русча сөйләшкәндә!


Күңелне әрнеткән тагын бер хәл: күпләребез үзенең нәсел-нәсәбен белми. Хәзерге заман баласына бабаңның бабасы бөтен авылда, яки өяздә иң зур галим, яки мулла булган, дисәң, баланың күңеле үсәр иде, алдагы тормышында да моны белү бала өчен стимул булыр иде. Эчүчелек, тәмәке тарту, ярымшәрә йөрү һ.б. шундый ямьсез күренешләр татар халкында элек булмаган бит. Нигә соң шундый халыкның оныклары хәзер әлеге яман гадәтләрне үз итә башлады? Минемчә, моның тамырында динсезлек, Аллаһы Тәгаләдән курыкмау да ята.


Әгәр дә көн саен һәр татар кешесе әз генә булса да татар булып калу өчен тырышса, әхлак турында кайгыртса, ахыр чиктә, халкыбыз да үзгәрер, һәм аңа караш та яхшырыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев