Логотип Идель
Ялкын

НОБЕЛЬ ПРЕМИЯСЕ: БЕЗНЕҢ КҮЗӘНӘКЛӘР ҮЗ-ҮЗЛӘРЕН АШЫЙ

Быел данлыклы Нобель премиясенең физиология һәм медицина юнәлешендә бирелә торган бүләген Ёсинори Осуми исемле япон галиме алачак. Ул күзәнәкләрнең үз-үзләрен “ашауларын”, ягъни аутофагия дип атала торган катлаулы процессны өйрәнгән. Осуминың ачышлары киләчәктә бу күренешне төрле авырулардан дәвалау өчен кулланырга мөмкинлек тудырачак.




СҮЗЛЕКЧӘ - фәнчә


Аутофагия (бор. грек теленнән – “үзем” һәм “ашау”) – күзәнәк эчендә бара торган процесс, бу вакытта күзәнәкнең эчке компонентлары лизосомалар яки вакуольләр эченә керә һәм шунда таркала.







СҮЗЛЕКЧӘ – кешечә


Аутофагия – организм яшәеше өчен табигый процесс. Барлык күзәнәкләр дә, карт яки зыян күргән өлешләрен юкка чыгару өчен, үз-үзләрен “ашый” алалар. Үзләренең бер өлешләрен таркатып һәм эшкәртеп, күзәнәкләр алга таба яшәү өчен яңа ресурслар туплый.







КҮЗӘНӘКЛӘР

НӘРСӘ ӘЛЕ БУ


Аутофагия күренеше барышында күзәнәк авыр шартларга җайлаша. Әгәр дә туклыклы матдәләр аз икән, күзәнәк үзенең макромолекулаларын һәм органеллаларын корбан итеп, кирәкле элементларны ала, ә алардан яңа аксымнар, нуклеин кислоталары, липидлар һәм углеводлар ясала. Аутофагия күзәнәктә булган һәм зыян күргән компонентларны юк итү өчен дә мөһим. Әйтик, ниндидер сәбәп аркасында кайбер макромолекулалар һәм органеллалар бозылды, ди. Алар сәламәт түгел, күзәнәккә файда китерә алмыйлар. Шуңа күрә алар махсус компартментка җибәреләләр, һәм шунда кече молекулалар дәрәҗәсенә җиткәнче таркалалар. Шуннан соң алардан киләчәктә, мәсәлән, энергия яки туклыклы матдәләр җитмәсә, яңа органеллалар ясарга була.

КҮЗӘНӘКЛӘР 1

ИКЕ НОБЕЛЬ БҮЛӘГЕ


Аутофагия сүзен беренче тапкыр 1963 елда кулланалар. Кызыклы терминны уйлап тапкан галимнең исеме Кристиан де Дюв була. Тумышы белән Бельгиядән булган бу биохимик лизосомаларның барлыгын ача. Лизосома – күзәнәк эчендә органелла, ул күзәнәк эчендәге “ашкайнату” өчен җавап бирә. Аутофагия нәкъ менә лизосомалар белән бәйле рәвештә ачыла да инде. Де Дюв, күзәнәкнең төзелеш ягыннан һәм функцияләре буенча оешуы турында ачышлары өчен, 1974 елда Нобель бүләген алган. Аутофагия белән бәйле беренче Нобель менә шушы.

КҮЗӘНӘКЛӘР 2

2016 елда Нобель бүләген лаек дип табылган Ёсинори Осуми исә чүпрә күзнәкләрендә барган аутофагияне тикшерә башлаган. Ул тапкан 15 ген эшләмәсә, аутофагиядә җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Галим бу геннарның клоннарын ясаган һәм җентекләп өйрәнгән. Хәзер без аутофагиянең молекула дәрәҗәсендәге механизмнарын яхшырак беләбез. Осуми башта 15 ген тапкан булса, хәзер аларның саны утыздан артык. Япон галименең ачышлары аутофагиянең программалаштырыла торган күренеш булуын исбатлады. “Программалаштырылган”, димәк, геномда кодлашкан. Тагын да гадирәк итеп әйтсәк, болай була: аутофагия өчен җавап бирә торган геннарны үзгәртсәк яки бөтенләй, “сүндерсәк”, аутофагия булмаячак.

КҮЗӘНӘКЛӘР 3


БУ БЕЗГӘ НИЧЕК БУЛЫШАЧАК


Ярый, галимнәргә кул чабып, “афәрин!” дип әйтәбез. Әмма бер сорау сезгә тынгы бирмидер, мөгаен: Бу ачышлар кешелеккә ничек булышачак соң? Әлбәттә, бөтен ачышлар да кешегә файда китерер өчен генә ясалмый, әмма аутофагия безгә, һичшиксез, ярдәм итә алачак.

[caption id="attachment_11477" align="alignleft" width="250"]КҮЗӘНӘКЛӘР 4 Ёсинори Осуми[/caption]

Бүгенгесе көндә галимнәр аутофагия процессларына тәэсир итә ала торган даруларны ясау өстендә эшли. Әгәр дә аларның планнары барып чыкса, яман шеш белән көрәш алып бару ысуллары да, кайбер психик авыруларны дәвалау алымнары да үзгәреш кичерәчәк.

Әгәр дә аутофагия процесслары әкренәя икән, яисә инде бөтенләй туктала икән, күзәнәк начар аксымнарны, картаеп, “пенсиягә” чыккан күзәнәк структураларын һәм зыянлы микробларны таркату мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Әлегә без бу эшнең ничек барганын белмибез. Бәлки, аутофагиянең рәттән чыгуы авырулар китереп чыгарадыр, ә бәлки, киресенчә, авырулар аутофагия механизмнарының эшенә зыян саладыр.

Аутофагиянең нейроннарның бозылуына китерә торган авырулар белән бәйле булуы төгәл билгеле. Мәсәлән, Паркинсон авыруын алыйк. Бу авыру барышында баш миендә нормаль булмаган аксымнар, Леви тәнчекләре, тарала. Галимнәр фикеренчә, аутофагия процессының бозылуы аркасында баш миендәге күзәнәкләр бу аномаль аксымнары “ашаудан” туктый да инде.

Амилоидларның баш миендә туплануы да нәкъ шулай килеп чыгарга мөмкин. Амилоид – ул зыянлы аксым. Галимнәр фикеренчә, алар — Альцһеймер аыруының сәбәпчесе.

Кыскасы, әгәр дә без баш миендә бара торган процессларына зыян килгән кешеләрдә аутофагияне яңадан кабызып җибәрә алсак, баш миендә зыянлы аксымнар туплануны әкренәйтеп яки инде бөтенләй туктатып булачак. Бер тикшеренү барышында моны исбатладылар да инде. Леви тәнчекләре тупланган, Паркинсон авыруы һәм деменциядән җәфа чиккән авырулар көн саен аз гына дозада лейкемиягә каршы даруны биргәннәр. Ни өчен лейкемия даруы дисезме? Эш шунда ки, ул аутофагия процессын көчәйтеп җибәрә. Нәтиҗәдә, алты ай дәвамында пациентлар фикерләү эшчәнлеген һәм мотор күнекмәләренең яхшыруын хәбәр иткәннәр. Димәк, аутофагия аларга чыннан да булыша ала, ахрысы.

КҮЗӘНӘКЛӘР 5

 

СОРАУЛАР БАРЫБЕР КАЛА


Молекуляр яки күзәнәк биологиясенең башка өлкәләрендә кебек үк, аутофагияне тикшерүгә багышланган эшләрдә дә җавапсыз калган сораулар бихисап. Дөресен әйтик, аутофагия механизмнары әлегә тулысынча аңлап җиткерелмәгән. Аутофагия белән нәрсә идарә итә? Менә моны яхшылап өйрәнәсе бар. Бәлки, киләчәктә, моның өчен җаваплы яңа молекулалар ачылыр. Галимнәр аутофагияне әкренәйтә яисә киресенчә тизәйтә торган дарулар уйлап табып, аларны төрле авыруларга каршы куллану ысулларын өйрәнерләр. Йомгаклап, Ёсинори Осуминың яңарак кына әйткән сүзләрен искә төшерик:

“Фәндә нокта куеп булмый. Син бер сорауга җавап табу белән, икенчесе килеп чыга. Мин беркайчан да барлык сорауларга да җавап таптым дип санамадым. Шуңа күрә дә чүпрәләрдән җавап эзләвемне дәвам итәм”.

 P.S. Фән турында күбрәк беләсең килсә, ГЫЙЛЕМГӘ рәхим ит.






ТАГЫН УКЫРГА:

ГЕОГРАФИЯ ФӘНЕ БУЕНЧА ДИКТАНТ: 20 НОЯБРЬ

БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ-ИННОВАЦИОН ПРОЕКТЛАР КОНКУРСЫ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев