Логотип Идель
Ялкын

НИЧЕК АШАУДАН ТУКТАРГА?!

Тазарам: ничек ашаудан туктарга? Тәәәк, ниләр бар монда?! Казылык, сыр, салат, яшелчәләр. Яхшы. Тагын ни бар? Шоколад! Бик яхшы! Тик... җитми... тагын нидер ашыйсы килә. Җитмииииии! Суыткычтагы бөтен ризыкны ашап бетерсәм дә, тамак туймый. Гел ашыйсы килә! Нишләргә? Кызлар, сезнең белән мондый хәлнең булганы бармы? Юк икән, сез бик бәхетле. Чөнки бу гади ашыйсы килү генә түгел! Бу – булимия!



Нәрсә соң ул?


Булимия – ризыкны күләменә, калориясенә игътибар итмичә, бертуктаусыз ашау. Әлеге авыру артык борчылудан, хис-кичерешләрне контрольдә тота алмаганлыктан килеп чыга. Бертуктаусыз ашыйсы килү, ләкин шул ук вакытта ябыгасы килү теләге, үз-үзеңә ышанмау, үзеңне таза итеп хис итү – барысы да булимия симптомнары. Булимия грек теленнән «bovus» (үгез) һәм «limos» (ачлык) дип тәрҗемә ителә. Ягъни булимиядан интегүче авыру үзен таза саный, шул ук вакытта үгез кебек ач була һәм бертуктаусыз ашый. Менә шулай итеп куркыныч бер боҗра хасил була.



Булимия ник барлыкка килә?


Табиб-психотерапевт Ксения Терёхина әйтүенчә, булимия ул физиологик чир түгел, иң беренче чиратта, рухи (психологик) авыру. Димәк, мондый чирнең барлыкка килүенә бары тик нервларның сәламәт булмавы һәм баш мие эшчәнлегенең бозылуы гына сәбәпче. Артык каты борчылу, тышкы факторларга бәйле стресс, шул ук имтиханнар һәм сессия, чынбарлыкны кабул итә алмау, мәшәкатьләрдән качып котылырга тырышу – барысы да булимиягә китерергә мөмкин. Авыр кичерешләрне шул рәвешле «ашап» басарга тырыша башлый организм. Тагын бер симптом бар – йоклап котылырга тырышу, ләкин ансы – бөтенләй башка тарих.


Ничек кенә кызык яңгырамасын: барлык авыруларның да башы – безнең башыбызда, ягъни аңыбызда.



Вакытында дәваланмасаң?


Бәла үзе генә йөрми дигәндәй... Булимия белән бергә полифагия (күпме генә ашасаң да туклану хисе булмау) чире дә очрый. Ягъни алар берсе икенчесенең дәвамы булып торалар. Әлеге тандем кешене шикәр диабеты, гипотериоз, гастрит, энтерит, аменория һ.б. тагын да куркынычрак авыруларга китерә.


ничек ашаудан туктарга



Котылу юлы


Булимияне үзлектән генә җиңәргә мөмкин, ашамыйча торырга була ла ул, дип уйлаучылар бик нык ялгыша! Әйе, булимиядән интегүчеләр көн дәвамында үзләрен контрольдә тота ала. Бу, үз чиратында, шулай ук психологияне бик нык какшата. Һәм аннары, төн уртасында, суыткычтагы бар булган ризыкны ашап бетерергә, ә иртән нәрсә булганын бөтенләй хәтерләмәскә дә мөмкин алар. Чөнки кешенең аңы үзен бик нык һәм даими рәвештә киеренкелектә, контрольдә тотарга күнексә, ул контрольне «җимерү» моментларын хәтердән булмаган да кебек сызып ташлау ысулларын да булдырырга тырыша. Күңелсез хатирәләр белән көрәшә шул рәвешле.


Димәк, психик халәтегез белән ни дә булса эшләргә кирәк. Шуңа күрә котылу юлы бер генә: табибка күренү!



Ничек булдырмаска?


Ни кызганыч, булимияне ничек булдырмаска дигән сорауга анык кына җавап биреп булмый. Авыруның килеп чыгу-чыкмавы безнең теләк һәм тырышлыкка бәйле түгел. Алай да, көндәлек тормышта очрый торган мәшәкатьләргә җиңелрәк кара, артык борчылма, дип киңәш бирә алабыз. Әти-әниләр әйтмешли, нерв җепселләрен торгызып булмый, үз-үзеңне сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев