Логотип Идель
Ялкын

149НЧЫ ЛИЦЕЙ: НИ ӨЧЕН 6А?

«Ялкын» журналы, көз җиткәч, редакция­не ешрак ташлап чыгып китә башлый. Сәбәбе бик гади: сентябрьдә мәктәпләргә җәйге каникуллардан безнең дуслар кайта. Шуңа алар белән очрашуларны ешайтабыз, таныш булганнарының яңалыкларын сөйләтәбез, таныш булмаганнары белән танышабыз.  Казандагы 149нчы лицейның 6а классы белән читтән торып танышлыкны туктатырга һәм чын-чынлап танышырга вакыт таптык беркөнне.

ни өчен 2

Ни өчен «Ялкын» нәкъ бу класс белән таныша һәм сезне дә алар белән таныштыра? Йолдыз апа белән Ләйсән апа шул сорауны «6»нчыларның үзләренә бирделәр. Сорауга класс 3 төркемгә бүленеп җавап бирә. Төркемнәр җавап биргәндә бер-берсен кабатламаска тиеш.

ЧӨНКИ БЕЗ ...ЯЛКАУ ТҮГЕЛ























































1 төркем  2 төркем 3 төркем
«Без – белемле класс»

 
«Саф татарча сөйләшәбез»

 
«Класс белән театр­ларга, музейларга йөрергә вакыт табабыз»
«Чөнки без ялкау түгел» «Олимпиадада 1-3нче урыннар алабыз» «Позитив класс»
«Параллель  класс­лар белән дус» «Физик яктан булдык­лы» «Төркемнәргә бүленеп, «Ялкын» турында сөйлибез»
«Укытучылар безне ярата» «Кул эшләре эшләргә яратабыз» «Математиканы яратабыз»
«Бер-беребезне үчекләмибез» «Ялкын»ны яратып укыйбыз» «Без бердәм»
«Спорт буенча беренче» «Яхшы җырлыйбыз»  
«Математик класс» «Класс белән футбол уйныйбыз»  
  «Макулатураны иң күп җыючы класс»  
  «Чәчәкләр утыртабыз»

ни өчен 2НИ ӨЧЕН БЕЗ 6нчыЛАРГА ЫШАНДЫК?


Чынлыкта бу класс белән танышуны узган ел ук башлаган идек инде. Алар әле 5А иделәр. Очрашкан булмаса да, алар үзләре турында язмалар һәм фотолар җибәрә торды, ә без аларга – «Ялкын»ның һәр яңа санын. Макулатура җыюда мәктәп буенча беренче урын алуларын, класс белән экскурсияләргә йөрергә яратуларын да шул хатлардан белдек инде.

Мәктәпләренә килеп, үзләрен күргәч, аларның чынлап та позитив булуларын сизеп алдык. Сорауларыбызга саф татарча, тапкыр җавап бирделәр, белемле булуларын һәм татарча яхшы белүләрен шуннан аңладык. Бу сыйныфта һәркемнең күпсанлы кызыксынулары, шөгыльләре, һөнәрләре бар. Хикәяләр язучы да, профессиональ хоккейчы да, җырчы да, «китап кортлары», кул эшләре эшләүчеләр, астрономия белән кызыксынучы, ярканатларны яратмаучы да бар монда – үзләреннән сөйләттек. Футбол белән җенләнә барысы да. Тиз генә киемнәрен алыштырып, физкультурага йөгергәннәрен үзебез күреп калдык.

ни өчен 3

Классларында да һәм тормышларында да «Ялкын»ның үз урыны бар: иң шәп язмалар, рубрикалар турында фикерләштек.

6А – үзләре сөйләгәнчә, белемле, зыялы, максатчан, уңышка омтылучы класс. Сыйныф җитәкчеләре Рәзинә Шәйдулловна җитәкчелегендә һәм ярдәмендә, әлбәттә. Без шулай булуына нык сөендек. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев