Логотип Идель
Ялкын

НИ БЕЛӘН ЯШИ ЯШЬ ШАГЫЙРЬ, АНЫҢ ХАЛӘТЕ, БҮГЕНГЕСЕ - «КАЛЕБ» ҖАВАП БИРӘ

“Калеб” проектының авторы, консерватория педагогы Гүзәл Сәгыйтова, әлеге эшне башлап җибәргәндә, яшьләргә мәйдан булырлык чара әзерлисебез килә, ди­гән иде. Һәм ул бу мәйданда төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләрне берләштерүне максат итеп куйды.

Шулай итеп шагыйрь белән композитор, композитор белән биюче, биюче белән режиссер очрашты. Нәтиҗәдә яңа җыр­лар, спектакльләр, ком­позицияләр туды. Без күп кенә исемнәрне “Калеб” аша ачтык.

Ел башында ук “Калеб” берничә проекты белән уйга салды. Аның берсе Казан дәүләт консерваториясендә үтте. “Түләк” операсының кон­церт вариантында Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Илгиз Зәкиев, Сөм­бел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Ирек Фәттахов, Руслан Закиров, Ирина Кәри­мова дигән яңа исемнәр билгеле булды. Киләчәктә алар белән горурланырга, татар операларын югары дәрәҗә­дә башкаруларын күреп сөе­нергә язсын.

Концертка кадәр исә татар музыкаль театрының кирәклеге хакында сөйләшү булды. Анда консерватория ректоры Рубин Абдуллин, консерваториянең опера сту­диясе җитәкчесе Әлфия Җаппарова, Нәҗип Җиһа­новның оныгы Алексей Егоров, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, консерватория педагоглары, музыка бел­гечләре катнашты.

Музыкаль театр оешып китсен өчен нәрсә кирәк? Иҗат төркеме, әсәрләр һәм, әлбәттә, тамашачы. Башта тамашачы әзерләргә кирәк, дигән фикер яңгырады. Мо­ңа каршы Әлфия Җап­парова опера студиясенең елына уртача алты әсәр сәхнәләш­тергәнен һәм аларга тамаша­чының күпләп йөрүен бил­геләп үтте. Әйтик, ачык һавада куелган “Алтынчәч” операсын биш меңнән артык кеше караган. “Алтын Казан” рок-операсы да меңәрләгән кешенең игътибарын җәлеп иткән. Димәк, татар операсын кабул итә һәм ярата торган тамашачы бар.

Композитор Эльмир Низамов исә, бездә яңа әсәрләр дә шактый, диде. Әмма яшь авторлар бу әсәрләрнең бер тапкыр гына куелуына борчыла, нәтиҗәдә профессия­дән китүчеләр дә шактый икән. Чыннан да, “Алтын Казан” да, “Башмагым” да, “Наемщик” та күп тапкырлар куелу бәхетенә ирешә алмады. Апрельдә булачак “Түләк” операсын нинди язмыш кө­тәр, анысы да билгесез.
Хәтта баш очына түбә тапкан “Кара Пулат” операсы да К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры репертуарында башка күрен­ми. Сәбәбен тин­чуринлы­ларның үз репертуарыбызны кысрыклый дип куркуы белән дә, төрле җирдән чакырылган артистларны бер мәйданга җыю­ның авырлыгы белән дә аң­латтылар.

Ә менә бина булса, штат булыр һәм күп кенә татар артистлары эшле, ашлы булыр иде. Ә бит консерватория тәмам­лау­чыларның бик азы гына Татарстанда эш таба ала. Бү­ген алар Россия­нең күп кенә театрларын туендырып тора. Үз опера театрыбызга татар кадрлары, ни кызганыч, ки­рәкми. Хәер, Рубин Абдуллин бу мәсьә­ләнең өл­гереп җи­түе хакында хөкүмәт җитәк­челегенең хәбәрдар булуын да бәян итте. Димәк, музыкаль театрга бина табылыр дигән өмет тә бар. Әлегә консер­ва­ториягә репети­цияләр өчен күрше бинаның флигелен бир­гәннәр.

“Калеб”ләр бер пробле­ма­ның өлгереп җитүе хакында белдереп, әлеге “түгәрәк өстәл”не оештырганнан соң күп тә үтмәде, икенчесе белән әдә­бият мәйданын кузгатып җибәрде. “Калеб. Яңа дулкын” шигъри спектакле яшь ша­гыйрьләр дөньясына сәяхәт булды. Ни белән яши яшь шагыйрь, аның халәте, бүген­гесе, уйлары нинди?

Әлбәттә, сәхнәдә күргәннәр берәүне дә битараф калдырмады: кемдер сүкте, кемдер яклады, социаль челтәр­ләр­дә әле дә бәхәс, фикер алышу дәвам итә. Спектакль, һәр кешенең дә тормышында авыр чаклары була, аларны үтеп чыгарга адәм баласы үзендә көч табарга тиеш, дигән фикергә буйсындырылган. Ун шагыйрь һәм биш композитор бу фикерне үзенчә ачарга тырышкан. Тамашачы исә яшь­ләрдәге депрессияне, күңел төшен­ке­леген күреп, каушап калган бугай. Әнә шуңа күрә, яшь­ләрне айнытырга тырышып булса кирәк, милләт турында уйларга киңәш ителде, башка фикерләр дә яңгы­рады. Чыннан да, бу заман шигърияте үзгә, аны үткәнгә борып булмый, алга барырга, хә­рәкәттә булырга кирәк.

Хәрәкәт дигәннән, без нәрсәләргә ирештек, нәрсә­ләрне югалттык соң? “Калеб” бу сорауны да күтәрергә җы­е­на. Габдулла Тукайның туган көне алдыннан алар бөек шагыйрьне борчыган сорауларга бүгенге сәясәт­челәр­нең, түрәләрнең, җыр­чылар­ның, шагыйрьләрнең, рәс­сам­нарның, гади халык­ның җавапларын җыя. Документаль спектакльнең режиссеры – Нәфисә Исмәгый­лова.

Мондый чаралар дә­вам­лы булса, тагын да үтемлерәк булыр иде. Тукай әйтмешли, халыкны йокысыннан уятыр өчен, туктаусыз селкетеп торырга кирәк. “Калеб” шул юнә­лештә эшли башлады да ин­де. Әмма аның әһә­мия­те­нә, кирәклегенә без әле дә тө­шенеп җитә алмыйбыз кебек.

//Ватаным Татарстан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев