НЕМЕЦ ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН: ФРАЙБУРГКА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕ
Гёте Институты немец теле укытучыларын Халыкара немец теле укытучылары конгрессында катнашырга чакыра. Гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә.
Гёте Институты Россиядәге алман теле укытучыларына Халыкара немец теле укытучылары конгрессына Фрайбургка барыр өчен стипендияләр бүлеп бирә. Конгресс программасы исә бик эчтәлекле һәм 36 секциягә бүленгән 7 блоктан тора. Конгресста катнашучылар өчен бай мәдәни программа да каралган. Бөтен дөньядан җыелган коллегаларың белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә әле бу.
Стипендияләр конкурсында кемнәр катнаша ала соң?
Дәүләт белем бирү учреждениесендә укыткан һәр алман теле укытучысы бу конкурста катнашырга хокуклы. Мондый учреждениеләргә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, һөнәри белем һәм югары белем бирә торган уку йортлары да, сәнгать, спорт, мәктәптән тыш тәрбия мәктәпләре, интернат-мәктәпләр дә керә.
Тагын бер мөһим шарт - сез немец телен укытуда заманча методикалар кулланырга, квалификация күтәрү программаларында актив катнашырга, кыскасы, һәрдаим яңалык эзләүче укытучы булырга тиеш. Шулай ук конгресс секцияләренең берсендә чыгыш ясау өчен доклад та әзерләргә кирәк булачак.
Конгресс үзе 2017 елда үтәчәк. Ә менә стипендияләр конкурсына гаризаны һәм доклад текстын инде 15 августка кадәр җибәрергә кирәк. Гариза формасын, секцияләр бүленешен һәм конгресс программасын сез GOETHE INSTITUT сайтыннан таба аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 апреля 2024 - 16:17
«ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Нет комментариев