Логотип Идель
Ялкын

"БАРЫСЫ ДА ТӘМӘКЕДӘН БАШЛАНА"

90НЧЫ ЕЛЛАРДА КҮБРӘК ҮСМЕРЛӘР ҺӘМ ЯШЬЛӘР АРАСЫНДА ТАРАЛГАН ЧИР БҮГЕН УРТА БУЫННЫ КЫРЫП БАРА. УЛ ВАКЫТТА ОЛЫЛАРНЫҢ ИГЪТИБАРЫ ҺӘМ ТӘРБИЯСЕ ҖИТМӘҮ СӘБӘП БУЛСА, БҮГЕНГЕ АВЫРУЛАР БУ ЮЛГА АҢЛЫ РӘВЕШТӘ БАСКАН КЕШЕЛӘР. ЛӘКИН ҖИРЛЕК ИНДЕ ҮСМЕР ЧАКТА УК САЛЫНА.


Героин, табигый опиатлар кебек наркотиклар закон тарафыннан тыелгач, аларны күпләп юк итә башлагач, дөньяда хәйләкәр «эшмәкәр»ләр табыла. Алар тыелмаган химик матдәләрдән кеше психикасына тәэсир итә торган катнашмалар  әзерли башлый. ЛСД, «Спайс», «Тарта торган катнашамалар», амфетамин, дезоморфин кебек ят сүзләр артканнан арта бара. Һәм болар инде үз наркоманнарына 7-10 ел рәхәт тормыш вәгъдә итми, күбесе кешене бер ел-ярты ел дигәндә эштән чыгара. Яисә башын әйләндереп, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итә. Республика наркология диспансерында мондый афәтләр белән көн дә очрашалар. Диспансерның балалар наркологиясе буенча баш врач урынбасары Степан Матвеевич Криницкий безгә кыска, ләкин бик катлаулы тормыш юллары турында сөйләде.


Степан Матвеевич, кеше бу юлга ни өчен баса, нәрсә этәргеч була?


Сәбәбе исиктәрлек гади: кеше тормыштан ямь, эшләгән эшеннән тәм тапмаса, яшәүнең рәхәтен, гап-гади ризыкның тәмен тоймый башласа, шул рәхәтне башка җирдән эзли башлый. Тәмәке тартып карый, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллана. Алар тормышка күпмедер ямь биреп тора кебек тоела. Бер татып карый, ике карый, бәйлелек барлыкка килүен үзе дә сизми кала. Шуңа наркотиклар капкынына эләкмәс өчен, беренче чиратта, яраткан шөгылең булу кирәк, үзегезгә ошаган эш белән шөгыльләнегез, тормышны яратыгыз.


Бүгенге көндә Рәсәйдә бу чир белән авыручылар күпме?


Без бик куркыныч чорга туры килдек. Табигый наркотиклар белән эш иткәндә, без аларны әле закон белән тыя, таратучыларны җәзалый ала идек. Фән бер урында тормый, галимнәрнең казанышлары исә еш кына явыз ниятле кешеләр кулына килеп эләгә. Хәзер ясалма наркотиклар киң таралды, аларны бер көндә тыеп булмый, чөнки алар закон тарафыннан тыелмаган матдәләрдән ясала. Аларны тыйганчы шактый вакыт уза, ул арада яңа төр наркотиклар калкып чыга. Кайда, ничек ясалуы да билгесез аларның, бездәге «осталар» аларны сыек хәлдә Кытайдан кайтарта, аннары кухняларында гына шул сыекчаларны ромашка, хәтта печәнгә сеңдереп, «Тарта торган катнашамалар» диеп саталар.


Сату да турыдан-туры бармый.  Күпчелек Интернет аша эш итә. Интернет-кошелек аша түлиләр дә, аннары сатып алучының кесә телефонына «Төргәк фәлән йортның фәлән торбасына яшерелгән» дип хәбәр килә. Шуңа сатучыны тоту да авырлаша. Ул сайтлар бөтенләй Балтыйк буе илләрендә теркәлгән. Бәлки бу чит илләрнең дәүләтне какшату сәясәте микән дип тә уйлап куясың кайчак.


Ясалма наркотиклар кеше организмына ничек тәэсир итә? Ни өчен кеше бик тиз эштән чыга?


Кеше дөньяны ничек кабул итә? Без күрәбез, ишетәбез, исләрне тоябыз, капшап карый алабыз, кабып карыйбыз. Шуннан соң бөтен мәгълүмат баш миендә җыела да, дөньяның тулы картинасы пәйда була. Ясалма наркотик исә кабул итү органнары җыйган мәгълүматны бергә тупларга ирек бирми, аерым-аерым дөньялар барлыкка килә. Күрә торган дөнья, ишетә торган дөнья, хисләр дөньясы һ.б. Наркотикны татып каручыга әнә шул кызык та. Ләкин бу баш миенең эшчәнлеген боза, кешедә шизофрения башлана. Ә психик тайпылыш – инде кире чигереп булмый торган процесс. Бу юлның соңгы ноктасы бер генә – психиатрия клиникалары.


Наркотикларга бәйлелектән котылу мөмкинме соң, терелү очраклары бармы?


Наркотик салган зыянны берничек тә төзәтеп булмый, кеше элекке хәленә кайта алмый, терелми, билгеле. Реабилитация үзәкләрендә наркоманнарны җәмгыятьтә яшәрлек хәлгә генә китерәләр. Ул наркотик кулланмый башларга, элекке «дуслары» белән элемтәләрен өзәргә, эшкә урнашырга, гаилә корырга мөмкин, ләкин сәламәтлекне кире кайтарып булмый. Һәм чак кына катлаулы очрак килеп чыктымы, ул кире үз дигәненә кайта. Гадәттә, шулай.


Сезнең үзегезгә нинди бәйлелек белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр? Үсмерләр арасында кайсылары киң таралган?


Үсмерләрдә, беренче чиратта – тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр эчү. Дәвалап була торган бердәнбер бәйлелек – тәмәке тарту. Әгәр тартып карагансыз икән инде, зинһар, дәвам итә күрмәгез. Чөнки наркоман юлы нәкъ менә никотиннан башлана. Берәү дә тик торганнан наркотик куллана башламый, сәламәт кеше белән наркотиклар арасында бик зур барьер бар. Аның өчен җирлек әзерләргә кирәк. Ә тәмәке йомшак кына итеп шул җирлекне булдыра. Бүгенге наркоманнар арасында бер генә тәмәке тартмый торган кеше дә юк.


Әгәр дә тәмәкенең агулы матдәләре йөрәкне, үпкәләрне бозып өлгермәгән икән, бу бәйлелектән тулысынча савыгырга мөмкин. Без әңгәмәләр үткәрәбез, көчле бәйлелек булса, дарулар белән дә ярдәм итәбез. Шуңа күрә озакка сузмагыз, безгә килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев