"НАРКОМАН ЮЛЫ ТӘМӘКЕДӘН БАШЛАНА"

90нчы елларда күбрәк үсмерләр һәм яшьләр арасында таралган чир бүген урта буынны кырып бара. Ул вакытта олыларның игътибары һәм тәрбиясе җитмәү сәбәп булса, бүгенге авырулар ‒ бу юлга аңлы рәвештә баскан кешеләр. Ләкин җирлек инде үсмер чакта ук салына.

Героин, табигый опиатлар кебек наркотиклар закон тарафыннан тыелгач, аларны күпләп юк итә башлагач, дөньяда хәйләкәр «эшмәкәр»ләр табыла. Алар тыелмаган химик матдәләрдән кеше психикасына тәэсир итә торган катнашмалар  әзерли башлый. ЛСД, «Спайс», «Тарта торган катнашамалар», амфетамин, дезоморфин кебек ят сүзләр артканнан арта бара. Һәм болар инде үз наркоманнарына 7-10 ел рәхәт тормыш вәгъдә итми, күбесе кешене бер ел-ярты ел дигәндә эштән чыгара. Яисә башын әйләндереп, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итә. Республика наркология диспансерында мондый афәтләр белән көн дә очрашалар. Диспансерның балалар наркологиясе буенча баш врач урынбасары Степан Матвеевич Криницкий безгә кыска, ләкин бик катлаулы тормыш юллары турында сөйләде.степан матвеевич

Степан Матвеевич, кеше бу юлга ни өчен баса, нәрсә этәргеч була?

Сәбәбе исиктәрлек гади: кеше тормыштан ямь, эшләгән эшеннән тәм тапмаса, яшәүнең рәхәтен, гап-гади ризыкның тәмен тоймый башласа, шул рәхәтне башка җирдән эзли башлый. Тәмәке тартып карый, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллана. Алар тормышка күпмедер ямь биреп тора кебек тоела. Бер татып карый, ике карый, бәйлелек барлыкка килүен үзе дә сизми кала. Шуңа наркотиклар капкынына эләкмәс өчен, беренче чиратта, яраткан шөгылең булу кирәк, үзегезгә ошаган эш белән шөгыльләнегез, тормышны яратыгыз.

 

Бүгенге көндә Рәсәйдә бу чир белән авыручылар күпме?

Без бик куркыныч чорга туры килдек. Табигый наркотиклар белән эш иткәндә, без аларны әле закон белән тыя, таратучыларны җәзалый ала идек. Фән бер урында тормый, галимнәрнең казанышлары исә еш кына явыз ниятле кешеләр кулына килеп эләгә. Хәзер ясалма наркотиклар киң таралды, аларны бер көндә тыеп булмый, чөнки алар закон тарафыннан тыелмаган матдәләрдән ясала. Аларны тыйганчы шактый вакыт уза, ул арада яңа төр наркотиклар калкып чыга. Кайда, ничек ясалуы да билгесез аларның, бездәге «осталар» аларны сыек хәлдә Кытайдан кайтарта, аннары кухняларында гына шул сыекчаларны ромашка, хәтта печәнгә сеңдереп, «Тарта торган катнашамалар» диеп саталар.

Сату да турыдан-туры бармый.  Күпчелек Интернет аша эш итә. Интернет-кошелек аша түлиләр дә, аннары сатып алучының кесә телефонына «Төргәк фәлән йортның фәлән торбасына яшерелгән» дип хәбәр килә. Шуңа сатучыны тоту да авырлаша. Ул сайтлар бөтенләй Балтыйк буе илләрендә теркәлгән. Бәлки бу чит илләрнең дәүләтне какшату сәясәте микән дип тә уйлап куясың кайчак.

 

Ясалма наркотиклар кеше организмына ничек тәэсир итә? Ни өчен кеше бик тиз эштән чыга?

Кеше дөньяны ничек кабул итә? Без күрәбез, ишетәбез, исләрне тоябыз, капшап карый алабыз, кабып карыйбыз. Шуннан соң бөтен мәгълүмат баш миендә җыела да, дөньяның тулы картинасы пәйда була. Ясалма наркотик исә кабул итү органнары җыйган мәгълүматны бергә тупларга ирек бирми, аерым-аерым дөньялар барлыкка килә. Күрә торган дөнья, ишетә торган дөнья, хисләр дөньясы һ.б. Наркотикны татып каручыга әнә шул кызык та. Ләкин бу баш миенең эшчәнлеген боза, кешедә шизофрения башлана. Ә психик тайпылыш – инде кире чигереп булмый торган процесс. Бу юлның соңгы ноктасы бер генә – психиатрия клиникалары.

 

Наркотикларга бәйлелектән котылу мөмкинме соң, терелү очраклары бармы?

Наркотик салган зыянны берничек тә төзәтеп булмый, кеше элекке хәленә кайта алмый, терелми, билгеле. Реабилитация үзәкләрендә наркоманнарны җәмгыятьтә яшәрлек хәлгә генә китерәләр. Ул наркотик кулланмый башларга, элекке «дуслары» белән элемтәләрен өзәргә, эшкә урнашырга, гаилә корырга мөмкин, ләкин сәламәтлекне кире кайтарып булмый. Һәм чак кына катлаулы очрак килеп чыктымы, ул кире үз дигәненә кайта. Гадәттә, шулай.

 

Сезнең үзегезгә нинди бәйлелек белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр? Үсмерләр арасында кайсылары киң таралган?

Үсмерләрдә, беренче чиратта – тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр эчү. Дәвалап була торган бердәнбер бәйлелек – тәмәке тарту. Әгәр тартып карагансыз икән инде, зинһар, дәвам итә күрмәгез. Чөнки наркоман юлы нәкъ менә никотиннан башлана. Берәү дә тик торганнан наркотик куллана башламый, сәламәт кеше белән наркотиклар арасында бик зур барьер бар. Аның өчен җирлек әзерләргә кирәк. Ә тәмәке йомшак кына итеп шул җирлекне булдыра. Бүгенге наркоманнар арасында бер генә тәмәке тартмый торган кеше дә юк.

Әгәр дә тәмәкенең агулы матдәләре йөрәкне, үпкәләрне бозып өлгермәгән икән, бу бәйлелектән тулысынча савыгырга мөмкин. Без әңгәмәләр үткәрәбез, көчле бәйлелек булса, дарулар белән дә ярдәм итәбез. Шуңа күрә озакка сузмагыз, безгә килегез.

 

Сергей, дәваланучы, 32 яшь:

«Спайс» ‒ бик куркыныч матдә. Аны 5-6 ай дәвамында кулланучылар, гадәттә, психиатрия клиникаларына эләгә. Исән калсалар инде. Күпчелек дәвалану этабына җитә алмый, чөнки «спайс» бик куркыныч тәэсир итә, син чынбарлык белән элемтәңне югалтасың, тәрәзәдән сикерү очраклары бик күп. «Спайс» кулланган вакытта гел курку халәтендә яшисең, чак кына кыштырдауга да сискәнә идем. Үзем дә аңламыйм, ник кирәк булган? Психологик яктан бик көчле бәйлелек барлыкка килә, һич туктый алмыйсың.

 

Закон тарафыннан тыелмаган химик матдәләрдән кеше психикасына тәэсир итә торган катнашмалар әзерләү бик популяр хәзер. ЛСД, «Спайс», «Тарта торган катнашамалар», амфетамин, дезоморфин кебек ят сүзләр артканнан арта бара. Болар инде үз наркоманнарына 7-10 ел рәхәт тормыш вәгъдә итми, күбесе кешене ел-ярты ел дигәндә эштән чыгара. Яисә башын әйләндереп, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    981
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    530
    0
    4
  • 10 октябрь 2020 - 12:07
    «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ» «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
    406
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019