Логотип Идель
Ялкын

НАИЛ ТАБАНАКОВ: «МИН ҖЫРЧЫ ТҮГЕЛ»

«ФАМИЛИЯМ ТАБАНАКОВ БУЛГАЧ, МӘКТӘПТӘ ТӘБӘНӘК ДИЯЛӘР ИДЕ. ҮСӘ ТӨШКӘЧ, ТАБАК БУЛДЫМ. ХӘЗЕР ДӘ КҮПЛӘР ШУЛАЙ ДИП ЭНДӘШӘ»


Татар эстрадасында җырчыларның чуты-кырые юк. Исемнәрен белү түгел, хәтта тавышларын аерып булмый. Ә менә Наил Табанаковны башкалар белән бутау мөмкин түгел. Беренчедән, аның тавышы үзенчәлекле, икенчедән, җырлары башкаларныкына охшамаган. Хәер, Наил үзе дә бик «неординарный» кеше. Ни өченме? Моны әңгәмәне укыгач белерсез.


Наил, Казан театр училищесында укыганыгызны белгәч, бераз гаҗәпләндем димме?


Дүртенче сыйныфта укыганда радиодан: «Музыка интернат-мәктәбенә балалар җыябыз», – дигән белдерү ишеттем. Әти-әнидән күпме генә ялынып сорасам да, шунда җибәрмәделәр. Музыка белән кызыксыну шул вакытта ук уянды. Тугызынчы сыйныфтан соң мәктәпне ташладым. Ул чакта «группировка»лар көчле иде, шуларга иярдем. Гәрчә башлангыч сыйныфларда гел «биш»легә укыдым. Хәзер аңлыйм: мәктәптән киткәч, бер ел вакытымны әрәмгә уздырганмын. Берсендә газетада Казан театр училищесына егет-кызларны укырга чакырган белдерү күрдем дә үземне сынап карыйсы иттем. Тик анда да укып бетерергә насыйп булмады. Армиягә алдылар. Хәрби хезмәттән кайткач, кире училищега бармадым инде.


Автосервиста машина төзекләндергән егетне эстрада сәхнәсенә нинди юллар китерде?


Сәхнәгә чыгу уе башымда да юк иде. Чистайга барганда бик каты юл-транспорт һәлакәтенә очрадым. Ун көн эчендә өч операция ясадылар. Хастаханәдә ятканда, башка кешеләр башкаруында үземнең җырларны ишеттем. Мин ул җырларны «Айфара» төркеме солисты, якташым Фәнис Мортазинга биргән идем. Хастаханәдән чыкканда табиблар авыр күтәрергә, физик эш башкарырга кушмагач, җырлар язарга керештем. Шуннан иҗат ачыла башлады. Хәзер үземне сәхнәсез күз алдына да китермим.item_29s600x600


Кыска вакыт эчендә тамашачы күңеленә үтеп керүегезнең сере нидә?


Күп җырларым үзем турында. Бу тормышта берәү дә гөнаһсыз түгел. Адәм баласы белмичә дә хаталар ясый. Җырларны кешеләр шулай булмасын иде дип язам. Дөрес, мине җырчыга санамаучылар да бар. Андый кешеләргә үпкәләмим. Үзем дә үземне җырчы димим, ә автор-башкаручы дип йөртәм.


Ялгышмасам, сез гел «тере» тавышка җырлыйсыз?


Әйе. Районнарда концерт куеп йөргәндә билетны 100 сумга сатабыз. Бу акчага җиде кирпеч ипи алып була. Халык ипи алмый, мине карарга килә. Шуңа да алар каршында авыз ачып, кыланып торасым килми. Үз тавышың белән җырласаң, энергия, хис-тойгылар, биттә мимикалар икенче  була.


Иҗаттан кала шөгыльләрегез бармы?


Юк. Үземне тулысынча иҗатка багышладым. Концертлар оештырганда барысына да үзем йөрим: барып сөйләшәм, афишалар, билетлар калдырып кайтам. Мин гомер буе «рисковать» итәм. Быел, Алла боерса, Казанда дүртенче «сольный» программаны күрсәтергә җыенам. Узган ел концерт куярга дип килдек, билетлар сатылмаган. Концерт башланды, зал тулы иде.


Наил, шаукымлы яшьлек елларыннан соң акылга утырырга нәрсә мәҗбүр итте?


Мәхәббәт һәм балалар.x_defb0483


Торак мәсьәләгез хәл ителгәнме?


Какой! Тулай торакта торабыз. 18 квадрат метрда рәхәтләнеп яшибез. Иң мөһиме: Гөлнара мине аңлый, балалар ярата. (Хатыны Гөлнара – шәфкать туташы, кызлары Наилә белән Дилия – Э.Б.)


Бер интервьюда: «Мин ялкау. Әти-әни бакча казыганда, телевизор карап, диванда ята алам», – дигән идегез.


Анысы дөрес. Быел үземә нәрсә булганын аңламадым. Авылда үз кулларым белән койма тотып, түбә яптым. Моңа бөтен халык шаккатты. Гөлнара бөтенләй өнсез калды. Күптән түгел яшәргә яңа бүлмәгә күчтек. Анда да ремонтны үзем ясадым.


Кайберәүләр үзләрен уңай яктан гына күрсәтергә тырыша, ә сез юк.


Чынбарлыкны нигә яшерергә? Кеше бит җанлы, аны Аллаһы Тәгалә яраткан. Мин дә Ходайга ышанам. Ул булмаса, күптән якты дөньядан китәр идем инде. Чөнки өч мәртәбә үлемнән калдым.


Озакламый Яңа ел җитә. Укучыларга нинди теләкләр юллар идегез?


Берәүнең дә минем язмышны кабатлавын теләмим. Бәхет бар. Аны көтәргә кирәк. Ул үз вакыты белән килә.


y_eca31aab


Әңгәмәдән өзекләр:


«Мин грейпфрут, ягъни гибрид. Чөнки әти–керәшен, әни–татар».


«Мәктәптә, дәресләр беткәч, алып калалар, кичке сәгать алтыга кадәр тоталар иде. Кыш көне иртә караңгы төшә, тизрәк өйгә кайтасы килә бит. Малайлар белән лампочкаларны борып алып, чүпрәкне юешләп «патрон» төбенә тыга һәм лампочканы кире борып куя идек. Чүпрәк юеш вакытта ут яна, кипкәч, сүнә. Укытучылар ут бетте дип безне кайтарып җибәрә иде».


«Берсендә мәктәп бакчасыннан кишер урладык. Күрәсең, мәктәп кишере ашыйсы килгән! Шунда каравылчы түгел, мәктәп директоры үзе эләктергән иде».


Фотолар Наил ТАБАНАКОВНЫҢ шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев