"НАИЛӘ ШӘРИФУЛЛИНА ТӘКЪДИМ ИТӘ"

1_ДинкаКИТАП


Валентина Осеева – «Динка»,  3+


Мин балачакта бу китапка гашыйк идем. Гасыр башы, революция, романтика.  Ленька, минем кебек үк яшүсмер, Идел буйлап йөргән баржадан, баржадагы байлар золымыннан кача. Ул Дина исемле кыз һәм аның гаиләсе белән таныша... Аннары нәрсә булганын сөйләп тормыйм, тик бел: бу танышу Леньканың да, Динәнең дә тормышын үзгәртәчәк.


МУЗЫКА2_Монасыпов


Алмаз Монасыйпов «Хыяллар» 0+


Татар радиосын балачактан ук хәтерлим. Элек анда гармунга  кушылып, «Әллүки» тибындагы татар халык җырларын гына җырлый иделәр. Миңа, 4 яшьлек балага, ул җырлар никтер ошап бетми иде. Шунда берзаман гармунсыз бер музыка яңгырагач, шул музыкага игътибар иттем. Шулхәтле ошады миңа ул гармунсыз көй! Ул көй авторының исемен шул яшемнән үк аңыма сеңдердем: Алмаз Монасыйпов,  симфоник эстрада-фантазия. Олег Лундстрем оркестры башкаруында.


3_солярис


КИНО


А.Тарковский – «Солярис», 1972 ел. 12+


Бу киноны һичшиксез карарга кирәк. Дөньяңны үзгәртәчәк, ышан. Тирән һәм шул ук вакытта позитив, күтәрелеп, үзең дә дөньяны үзгәртердәй эшләр эшләргә этәрә торган фильм. Канны кинофестиваленең Гран-при иясе булуы да  ихтирам һәм ышаныч уятырга тиеш, дип уйлыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1435
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    477
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    447
    0
    0

Блоглар