НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА БЕЛӘН ОЧРАШУ

Иртәгә, 21 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-квартирасында танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узачак. 


«Мәхәббәттә гөнаһ бар...» дип аталган әлеге чарада иҗат, шәхес үсеше, бәхет, хатын-кыз язмышы һәм башка күп төрле әйберләр турында сөйләшү көтелә. Сорауларыгызны әзерләп килә аласыз. Нәбирә ападан башка биредә галим Фоат Галимуллин, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та булачак. Кыскасы, иҗат сезне үз кочагына чакыра!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар