Логотип Идель
Ялкын

«НӘҮРҮЗ» КУНАККА ЧАКЫРА»

2016 елның 13-17 июнендә Казанда «Нәүрүз» IV Халыкара театраль-белем бирү форумы үтә. Форумда Венгриянең (Будапешт) Милли театры мәртәбәле кунак буларак катнаша. Әлеге театр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә «Ходай җәзасы» («Бич Божий») спектаклен тәкъдим итәчәк.


«Нәүрүз» форумы – «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:


1.      Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы;


2.      Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр;


3.      Театраль менеджмент, пиар, маркетинг;


4.      Курчак театры сәнгате һәм балалар театры;


5.      Театраль тәнкыйть;


6.      Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.


IV форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләреннән кала, форум көннәрендә «Собачье сердце» (реж. А.Җәббаров, ГИТИС, С.Женовач курсы) һәм Венгриянең әйдәп баручы режиссеры Атилла Виднянский сәхнәләштергән «Ходай җәзасы» («Бич Божий») спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук форум кысаларында «Театр сәнгате студиясе» театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев