Логотип Идель
Ялкын

МУЗЕЙДАГЫ ФОТОСУРӘТТӘ: ҮРНӘК АЛЫР КЕШЕЛӘР БАР

БЕРВАКЫТ БЕЗ КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ МУЗЕЕНА ЭКСКУРСИЯГӘ БАРДЫК. БЕЗНЕ АНДА ДА БИК ЯРАТЫП КАБУЛ ИТТЕЛӘР. ЭКСКУРСОВОДНЫҢ ЭШЕ КЫЗЫКЛЫ, БИК ҖАВАПЛЫ ҺӘМ АЙ-ҺАЙ АВЫР ИКӘН.Чын журналист игътибарлы, күзәтүчән, аралашучан булырга да тиеш бит инде. Шуны уйлап йөри торгач, музейда игътибарым бер фотосурәттә тукталды.

Бу фотосурәттә сез филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фәннәр эшлеклесен, татар һәм төрки телләр белгече Тумашева Диләрә Гариф кызын күрәсез.


фотосурәттә
Диләрә Гариф кызы 1926 елны Төмән шәһәрендә туа. 1949 елда Мәскәү дәүләт университетының тюркология бүлеген тәмамлый. Француз, төрек, алман телләрен камил белгән икән ул. Хәтта Ленин ордены белән дә бүләкләнгән.

Ул 20 ел дәвамында кыр экспедицияләрендә Себердәге татар теле диалектларын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр язган.

Әнә шундый хөрмәткә лаек кешеләр бар безнең милләттә. Һәр яктан усеш алган телебезне фәнни яктан баетучы шундый галимнәребез һәрчак булсын иде. Ә без, үз чиратыбызда, матур телебездә сөйләшүчеләр санын арттырыйк.

 

Тагын укыгыз:


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев