Логотип Идель
Ялкын

«МУЗЕЙДА «СУГЫШ» КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР»

Россия көненә Татарстан Республикасы Милли музеенда ике Ватан сугышы вакыйгалары реконструкцияләнәчәк.


2016 нчы елның 11, 12 нче июнендә, Россия көнендә, Татарстаннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән хәрби-тарихи хәрәкәттә катнашучылар ике Ватан сугышы бәрелешләрен реконструкцияләячәк.


Бәйрәм көннәрендә Казанда беренче тапкыр реконструкторлар арасында яхшы таныш булган «Витязь»клубы оештырган «Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышы» исемле Регионара хәрби-тарихи фестиваль узачак. Фестиваль Татарстан хәрби-тарихи җәмгыятенең патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру буенча башкарган эшләрен ачык күрсәтәчәк.


Шул чор костюмнарындагы 150 дән артык кеше музейга килүчеләрне ерак үткәнебезгә алып китәчәкләр: Дворян баллары, клубларда бию кичәләре, фотосалон һәм армия бивуагы безнең көннәргә кире кайтачак. Бөек сугышларның бәрелешләре эпизодларын да күрү мөмкин булачак.


«Көнчыгыш – Көнбатыш» турниры ТР Милли музеенда традицион рәвештә элек тә уздырыла иде, ә быел реконструкторлар беренче тапкыр тамаша өчен Урта гасырлар дәверен түгел, ә героик 1812 нче, 1941-1945 нче елларны сайладылар.


11 июньнең программасы 1812 нче елгы Ватан сугышына багышлана.


Музейга килүчеләр XIX гасыр башына караган поход тормышы эпизодларын күрсәткән солдат бивуагын күрә, дуэльләр традицияләре белән таныша алачаклар. Музей бинасында бал, биюләр һәм күнел ачулар буенча мастер-класс, җырлар һәм романслар концерты, цирк тамашасы булачак, костюмнарны реконструкцияләү барышы күрсәтеләчәк. Наполеон сугышы күренешләренең эпизодлары реконструкциясе программаның төп вакыйгасы булачак.


12 июнь программасы тулысынча 1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышына багышлана.


Тынлы оркестр сугыштан соңгы 40 нчы еллар атмосферасын тудырачак.


Ә бию коллективы үзенең «Бүген кич белән биюләр була» исемле программасы белән музейга килүчеләрне әби-бабаларыбыз яшьлегенә алып китәчәк.


Шул гасыр сулышын һәм чынбарлыгын күрсәтү өчен, кырыгынчы еллар костюмнары күрсәтеләчәк, фотосалон эшләячәк. Сугыш еллары җырларыннан төзелгән концерт, штык белән сугышу буенча мастер-класс беркемне дә битараф калдырмаячак.


Сугыш күренешләре эпизодлары реконструкциясе программаның кульминациясе булыр дип көтелә; аны РККА һәм Вермахт сугышчылары киемнәренә киенгән хәрби – тарихи клуб членнары күрсәтәчәк.


Бу көннәрдә музей залларында Россиянең Ватан сугышларына багышланган «12 нче ел гарасаты», «Бөек Билгесез сугыш», «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан» исемле күргәзмәләр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев