Логотип Идель
Ялкын

МУЗЕЙДА АДАШКАННАР

Кайбер музейда адашканнар яши. Алар гади тамашачыларның тәм-томына ау ача, төннәр буе әсәрләргә карап улый һәм кайчак иҗат итә... Андыйлар күбрәк түбәндәге чәч, бәдрәф, начар иҗат музейларында яши, имеш.

 

1.США: Ләйлә ханымның чәч музее
1



Биредә чәч, толым белән бәйле ниләр генә юк: кеше чәченнән ясалган париклардан башлап, бизәнгечләргә кадәр, аерым толымнар турында сүз дә кузгатып тормыйбыз. Гади үрелгән “байлыкларның” саны гына 500 башлана... Иң кызыгы, экспонатларның яше шактый, кайберләре 19 гасырга карый.


  1. Нидерландлар: Корпус кеше тәне музее




Бу музей исә Лейдленд шәһәрендәге Лейден университетыннан ерак түгел урнашкан. Бинасы 35 метрлык кешене хәтерләтә. Һәр бүлеме – бер орган, биредә аның төзелешен, эчтән күренешен һәм функциональ үзенчәлекләрен күрергә мөмкин. Хәтта махсус тавышлар да ишетергә мөмкин. Аннары исләре дә чыга ди... Сез яки без бирегә кунакка килгәндә, бу гигант тешен чистарткан булыр дип өметләнеп калабыз.


  1. Индия: халыкара бәдрәфләр музее3




Менә нәрсә-нәрсә, ә бәдрәфне музейга куярга... Хәер, үз күзе белән күрүче кешеләргә шактый кызыклы тоелган бу музей. Бөтен экспонатлар да, аңлашыла инде, “ял бүлмәсе” тематикасына бәйле җыелган. Биредә б.э. кадәр 3000 ел элек булган җиһазлар белән дә таныша аласыз. Шулай ук Индиядәге чисталык проблемалары яктыртылган стендлар да аеруча мөһим икән... Уйландыра ди.


  1. США: начар иҗат музее4




Музейда искитмәле әйберләр генә урын алырга тиеш дип кем әйтте сезгә? Юк ла! Бостон шәһәрендәге начар иҗат музее моңа ачык дәлил: килеп чыкмаган рәсемнәр, сәер чүлмәкләр, үзен даһи дип санап, өч тиенлек әйбер ясаучыларның тырышлыгына бер һәйкәл булып тора ул. Кайбер кешеләр исә тирән мәгънә дә таба! Барып карамый гына сүз йөртергә авыррак, әлбәттә. Идея өчен 5+ куябыз.


  1. Алман иле: сосиска музее5




Бирегә ач килү катгый тыела икән: ялгыш кына экспонатларны ашый күрмәсеннәр дип, күзәтеп кенә тора икән хезмәткәрләре. Карри колбасасы һәм төрле сосискалар – алманнарның милли ризыгы дисәк, хакыйкатьтән ераклашмабыз, мөгаен. Музейда бу ит ризыгы нәрсәдән һәм ничек ясалуын күрә аласыз. Әгәр бик ачыксагыз, чыккан җирдә чып-чын сосискалар да сатыла ди. Бәяләре турында берни әйтә алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев