«МУТКО - КАЗАНДА»

Казанга эш визиты белән РФ спорт министры, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын үткәрү һәм әзерләү эшләрен оештыру комитеты председателе Виталий Мутко килде. Әлеге визит 30 июльгә кадәр сузылачак.

Программа буенча Виталий Мутко спорт объектларын карап чыгарга, су мундиале ярышларында булырга, суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча җиңүчеләрне котлау тантанасында катнашырга уйлый.

Эш визиты кысаларында РФ спорт министрлыгы башлыгы Татарстанның мәдәни мирасы белән танышачак – Казан Кремленә иконалар күргәзмәсенә экскурсия кылачак, борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен карап кайтачак.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    2669
    0
    31
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2252
    0
    17
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1790
    0
    15

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019