Логотип Идель
Ялкын

МУТИННАР: КЕМНӘР АЛАР?

Бүген Такталачыкта авылга нигез салган Гәрәйләр нәселеннән булган Мутиннар данын мәңгеләштерү чарасы уза. Бер көндә дүрт истәлек тактасы ачыла, шуның 3 се татар, башкорт, Русия тарихында эз калдырган шәхесләргә багышлана


Мутиннар: 18-нче гасырда Гәрәй волосте старшинасы булып торган Тимер Мутин, инкыйлабтан соң Башктортстан АССР төзүдә Зәки Вәлидиләр белән бергә актив эш алып барган җәмәгать эшлеклесе Илдархан Мутин, һәм күренекле трагик актер, ТАССРның атказанган артисты Мөхтәр Мутин. Моннан кала, Такталачыкта туган, яшәгән, татар халкының яраткан шагыйре булган Гамил Афзал истәлегенә дә такта ачалар бүген.


https://youtu.be/NcdkUFpKecM

Авылның атаклы шәхесләре истәлеген хөрмәтләү чаралары “Минем шаҗәрәм” дип аталган авыл бәйрәме кысаларында уза. Тантаналы чараларда Мутиннар нәселенең дәвамчылары, Гамил Афзалның хәләл җефете, кызлары, шушы авылдан чыккан кешеләр хөрмәтле кунаклар булып катнаша. Бәйрәмгә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә килә икән.


мутиннар


Такталачык авылының бер урамы һәм авыл мәктәбендә урнашкан музей Мөхтәр Мутин исемен йөртәләр. Мөхтәр Мутин исеме бирелгән урамда Мутиннарның нәсел утары да сакланып калган. Бу урында фарси телендә язулы кабер ташлары да табыла. Таш язуларын укырга Уфа галимнәре ярдәм итә. Тугандаш Башкортостаннан Такталачыкка бу чараны уздырырга тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин, Башкортостан Дәүләт Университеты журналистика кафедрасы ассистенты, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов, Башкорстан фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Рафил Асылхуҗин һәм башка белгечләр килгән. Авылдагы истәлек такталары Башкорстан галимнәре тарафыннан эшләтелеп, авылга бүләк ителгән.


Моннан тыш, галимнәр Алтын Урда чорларыннан ук килгән атаклы Гәрәйләр нәселе турындагы “Гәрәй” дип аталган китапны да тәкъдим итәләр.


Бәйрәм кысаларында “Иң яхшы шаҗәрә” һәм “Иң яхшы тирмә” дип аталган бәйгеләр уза. Башкортстан кунаклары бәйрәмгә үз милли тирмәләрен алып килгән. Такталачык осталары исә үзләре бизәгән тирмәне күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев