Логотип Идель
Ялкын

"МУСАЛЫ ЕЛ"

Мәктәбебездә Муса Җәлилнең 110 ел тууына багышланган бик күп чаралар үткәрелде: әдәби-музыкаль кичәләр, рәсем ясаучылар һәм стена газеталары бәйгесе, нәфис сүз осталары һәм каләм тибрәтүчеләр арасында да бәйгеләр булды, шулай ук шәһәркүләм чараларда да актив катнаштык. Эшләребезгә нәтиҗә 19 нчы февральдә үткәрелгән "Үлмәс җыр" әдәби-музыкаль кичәдә ясалды. Мәктәбебезнең һәр укучысы үзләренең бөтен мөмкинлекләрен, тырышлыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләргә мәктәп директоры Илшат Илдар улы дипломнар, актив катнашучыларга рәхмәт хатлары бирде, үзләре язган шигырьләре белән чыгыш ясаучы 4нче сыйныф укучылары Асанов Килилл һәм Кашапова Дилүсәгә иҗади уңышлар теләде.

Шәһәркүләм үткәрелгән "Татарстанның шигъри тәкыясе" бәйгесендә 11 нче сыйныф укучысы Мотавалова Алина үзе язган шигыре белән 1 урынны яулады. Бәйге 2 турда уздырылды, 102 укучы һәм студент катнашкан иде. Сирень Якупова аңа иҗади уңышлар теләп, үзенең китабын бүләк итте.

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, Яр Чаллы шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев