Логотип Идель
Ялкын

МУСА ҖӘЛИЛ МУЗЕЕНДА ОКТЯБРЬДА

Көз - музейларга йөрүнең нәкъ вакыты. Ул яктан Казанда музейлар бихисап бит. Әйдәгез, шуларны иңлик әле бу көздә. Муса Җәлил музеенда, мәсәлән, язучы фатиры белән танышудан кала, төрле чараларда да катнашырга мөмкин.

1 октябрь, 10.00


"Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш" дип аталган ачык ишекләр көне булачак. Бу чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.

Муса Җәлил музеенда 1

7 октябрь, 14.00


«Онытмагыз Зиннәт батырны…»: Муса Җәлил музеенда "Кызыл ромашка" клубы утырышы, ул Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәновка багышланачак.

Муса Җәлил музеенда 2

21 октябрь, 14.00


«Мәхәббәттә гөнаһ бар... »: Нәбирә Гыйматдинованың юбилеена багышланган әдәби кичә - язучы белән очрашу. Нәбирә апа - музейда һәрчак көтелгән кунак, шагыйрь исемендәге премия лауреаты да бит әле ул.

Класс белән кунакка килеп, белемнәрегезне арттырып кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев