Логотип Идель
Ялкын

«МУНЧАДА ҖЫРЛАРГА ЯРАТАМ!»

Сезне бер дустым белән таныштырыйм әле – Әтнә районының яшь артисты Радик  Шәрәфиев ул. Җырларын тыңлаган кешеләр аңа 14 яшь кенә бирми торгандыр. Радик конкурсларда беренчелекне бирмәскә тырыша. Күбесе Казан «Пирамида»сында җырлаган дустымның гап-гади авыл малае икәнен белми дә...


Радик Шәрәфиев турында төрле легендалар яши... Легенда №1. Әтнә районы Бәрәскә мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы. Легенда №2. Әтнә дәүләт драма театрының яшь актеры... Легенда №3. Спортчы. Легенда №4. Красавчик! Легенда №5. Җырчы. Легенда №6. КВНщик. Легенда №7. Футболчы. Легенда №8. Эгоист. Легенда №9. Шаяртырга ярата. Легенда №10. «Йолдыз чире» белән авырый! Легенда №11. Тавышы «ужасно» матур!


Боларның дөресме, юкмы икәнлегенә ышанып булмый. Бәлки, гайбәт кенәдер бу?! Ә Радик үзе ни дияр?



«Кумир буласым килә!»


- Радик, җыр дөньясына ничек килеп кердең?


- Беренче җырымны балалар бакчасында башкардым, Салават абый Фәтхетдиновның «Каен ауган» дигән җыры иде ул. 3-4 яшь булгандыр миңа ул вакытта. Бабам гармунда уйнап җырлаган, әбием дә, әнием дә, әтием дә, хәтта абыем да җырлый. Менә мин дә ныклап тартылдым. Бәлки, нәселдән киләдер. Башта авыл клубында җырладым, аннары район сәхнәләренә чыга башладым... Конкурсларда җиңә башлагач, Казан сәхнәсенә дә юл ачылды.


- Сәхнәгә чыгар алдыннан каушыйсыңмы?


- Әлбәттә, каушыйсың да, куркасың да. Ләкин сәхнәгә чыккач, җырлый башлагач, рәхәт булып китә, адреналин да тоела башлый. Иң рәхәте – сәхнәдән төшкәч, өстеңнән дә барлык йөк төшкән кебек булып китә.


- Чит телләрдә дә җырлыйсың киләме?


- Мин татар җырларын гына җырлыйм. Чит илнекеләре никтер күңелгә батмый. Бәлки, үзем авыл егете булгангадыр.


- Татарча рок җырлар идеңме?


- Рок мине бөтенләй кызыксындырмый. Аның каравы, яратып тыңлый торган җырчыларым бик күп: Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов. Алар минем өчен кумир! Кумир дигәннән, үземнең дә киләчәктә күпләр өчен кумир буласым килә.


- Тагын ниләр белән мавыгасың?


- Беренче урында – спорт. Өйдәге эшләр беткәч, дусларым белән кышын – хоккей, җәен футбол уйныйм.


- Күз алдыңа китер... Син – дөньякүләм танылган җырчы. Кая гына барма, сине таныйлар, автограф сорыйлар... Шундыйрак тормыш теләр идеңме?


- Бу тормышны артист тормышы дип атасак та була. Әйе, теләр идем. Ник дигәндә, яхшы бит инде ул, син бу тормышта нәрсәгәдер ирешкәнсең, бу дөньяга юкка гына килмәгәнсең булып чыга. Ләкин бу күренешнең тискәре ягы да бар: сине кире кагучылар, күрергә теләмәүчеләр дә табылачак.


- Интернетта «утырасыңмы»?


- Интернет белән дус мин. Күбесенчә «Вконтакте»да утырам. Интернет зыянлы да, файдалы да инде. Без интернет аша бик күп мәгълүмат туплыйбыз, кешеләр белән танышабыз. Ә икенче яктан, вакытыбызны әрәм итәбез. Күзләргә килә торган зыян турында әйтеп тә торасы юк.


Радик Шәрәфиев - Мунчада җырларга яратам



«Мунчада җырларга яратам!»


- Синең турында дусларың арасында да «йолдыз чире» белән авырый дип әйтүчеләр бар. Дөресме бу? Махсус дарулар кабасыңмы?


- Бәлки, син моны дусларымнан түгел, ә миңа аяк чалучылардан ишеткәнсеңдер. «Йолдыз чире» ул – үзеңне бар кешедән өстен күрү. Бернинди дарулар да капмыйм, бары тик тамак авыртканда, температура булганда гына.


- Юынганда, душ кергәндә җырларга ярата безнең халык! Сиңа да мунчада яки ваннада илһам килеп аламы?


- Мунчадамы? Әлбәттә. Иң яраткан урыннарымның берсе бит ул! Анда тавыш матуррак та янгырый сыман.


- Клибым, дискым булсын, дип теләгәнең бармы?


- Теләмәгән кая. Кайсы гына җырчы клип төшерергә, диск яздырырга теләми икән?


- Кайбер җырчылар үзләренә псевдоним ала. Син моңа ничек карыйсын?


- Уңай, тик миңа псевдоним кирәкми. Мине үз исемем һәм фамилиям канәгатьләндерә.


- Гашыйк егетләр нинди була ул?


- Үз тәҗрибәмә нигезләнеп әйтәм, гашыйк егетнең кәефе һәрчак күтәренке була, бер нәрсәгә дә күңеле төшми аның.


- Ә гашыйк кыз?


- Шулай уктыр инде. Кызлар үзләре бер серле планета булганга, аларны белеп бетереп булмый бит.


P.S. Радик белән аралашканнан соң икебезнең дә хыялы чынга ашкандай булды. Бигрәк кызык егет ул. Һәр урында тиешле сүз таба. «Рәхмәт сиңа, эстрада җырчысы!» – дим. «Үзеңә рәхмәт, журналист!» – ди ул. Аллаһ боерса, якын киләчәктә Радик та эстрада җырчысы булып китәр. Аңа уңышлар теләп калучы – мин – булачак журналист.


Фотолар Радик ШӘРӘФИЕВ архивыннан
Язма "Ялкын" журналы архивыннан алынды, 16.08.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев