МОСТАЙ ОНЫТЫЛМАС
Мостай Кәрим - онытылмас шәхес! Ул башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967). Туган көне дә бүген!
1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар, әмма соңрак милләтен «алыштыра». 1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.
Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, яңадан фронтка китә. Җиңү көненә кадәр татар телендәге Ватан намусы өчен һәм Совет сугышчысы гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.
1930 елларда ук яза башлый. Беренче шигырьләре татар телендә Чишмә районының "Сталинчы" (хәзерге "Чишмә" ) гәҗитендә басыла[2]. 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.
Иң билгеле әсәрләре:
Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (реж. Ш.Мортазина), «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар, башкорт театрлары сәхнәсендә куела.
Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.
2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
С сифатта күрәм, өс һында...
Мин тағы ла ситтә, Башҡортостан,
Матур исемең телем осонда.
Оҙон төндә һине төштәремдә
Өс сифатта күрәм, өс һында –
Әсәм, бисәм, ҡыҙым һынында.
Әсәйемә мең йәш, хатта ашыу...
(Әсә йәшен кем һуң һынаһын!)
Волга менән Яйыҡ араһында
Итәк тулы булған балаһы.
Минең ҡаным, минең сая рухым
Алыҫтағы бабам тәнендә –
Тыумаһам да, яралғанмын, тимәк,
Бынан мең йыл элек кәмендә.
Күҙҙәремдә яна хөр далала
Мең йыл һүнмәй осҡан сатҡылар.
(Өркөтөлгән ҡырағай аттар һымаҡ,
Уйҙарым шул яҡҡа саптылар.)
Эшләр
Эшләнмәгән эштәр ҡала,
Ҡалған эшкә ҡарҙар яуа.
Үтелмәгән юлдар ята,
Ул юлдарға тауҙар ауа.
Үткәндәргә ҡарҙар яуа,
Тыңланмаған йырҙар ҡала,
Йөрәктәргә ҡандар һауа.
1977
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев